Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Юлда акрын йөрү начар

    Машина белән таудан төшеп барабыз.

    Авыл эченнән бер машина килеп чыкты да алдан бара башлады.  Йөртүченең кулында телефон. Акрын гына бара бирә. Безнең рульдә барган егет түзмәде:

    Реклама

    - Авария тудыручы кеше бу, - дип зарланды. - Йөк машинасы тизлек белән юлдан төшкән булса, бу машинага килеп керә иде. Бердән, тиеш булмаган урында алга килеп керде, икенчедән бик акрын бара. Мин юлда акрын йөргән бер кешене беләм. Автобус белән артына килеп керделәр. Кешесенә зыян булмады, әмма машинасы йөрерлек түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: