erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлда кеше үлгән. Күргәннәр, әмма әйтмәгәннәр

Хәбәр бирегез.

Узган ялларда районда ике җәяүлене машина бәрдергән. Икесе дә һәлак булган.

Юл һәлакәтләре турында, ни кызганыч, бик еш ишетеп торабыз. Ярый ла, машинага гына зыян килсә, кешеләр һәлак була, төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала. Шунысы бик аяныч.

Безнең районда алты айда 10  юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларда 2 кеше һәлак булды,  5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды.  Кызганыч, араларында 2 бала да бар. 13 июнь көнне Арча станциясендә Коммуна урамында юл кырыннан барган 2007 елгы баланы машина бәрдереп китә. Бала тән җәрәхәтләре ала. Гаепле кеше һәлакәт булган урыннан кача. Аны әле дә эзлиләр.

Ә узган яллар тагын да аянычрак булды. Ике көндә ике кешене машина бәрдерде һәм икесе дә кеше үлеме белән тәмамланды.

– 3 июль көнне кичке караңгыда Шушмабаш авылында кызу тизлек белән барган “Лада-217030” машинасы кеше бәрдерә. 1973нче елгы җәяүле машина юлы уртасында утырган була. Яктылык кайтаручы элементлар юклык да үзенекен итә. Нәтиҗәдә, җәяүле һәлакәт булган урында һәлак була, – дип аңлатты вакытлыча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы полиция капитаны Илфат Шиһабиев.

– Өйләнмәгән, әти-әнисе белән яши иде ул, – диде Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. – Башта агроном булып эшләде, соңгы елларда эш урыны юк иде. Эчкән булган. Юл уртасынада утырган. Әти-әнисенә күпме хәсрәт китерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

4 июльдә Казан-Малмыж юлында (Иске Төрнәле белән Өстеял арасында) Арчадан Балтач ягына кызу тизлек белән баручы “Хундай Аксент” машинасы юл уңаена хәрәкәт итүче 1965нче елгы җәяүлене бәрдерә, – диде Илфат Шиһабиев. – Караңгы вакыт һәм торак пункттан читтә булуга карамастан, җәяүле яктылык кайтаручы элементларсыз юлга чыга. Әлбәттә, транспорт белән идарә итүче аны күрми. Нәтиҗәдә, җәяүле һәлакәт булган урында һәлак була.

– Үрнәк авылыннан ул. Әти-әнисе вафатлар. Өч бертуган яшиләр иде. Өйләнмәгән. Авылда туганнары бар, – диделәр Үрнәк авыл җирлегендә.

Караңгы вакытта торак пункттан читтә йөрергә туры килгәндә, яктылык кайтаручы элементлар турында онытмаска кирәк. Ул, һәрхәлдә, кешенең тормышын саклап калырга мөмкин.

– Юлда кеше утырганын да, караңгыда юл кырыннан җәяүле барганын да күрүчеләр булган. Юлда исерекләрне күргән очракта, 112, 3-12-02 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Үзләре дә шул хәлдә калулары бик мөмкин бит, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

Әйдәгез, юлда бер-беребезгә карата игътибарлы булыйк. Әлеге ике очракта дүрт гаиләгә хәсрәт килде. Ике гаилә якыннарын югалтты, транспорт белән идарә итүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен дә күңелле хәл түгел бу. Берәү дә минем белән андый хәл булмас, дип әйтә алмый. Аллаһы Тәгалә борчу-хәсрәтләрдән сакласын. Исән-имин йөрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X