erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлда очраштык

Табигатьтәге җан ияләренең ишәюе яки кимүе зигзаг рәвешендә бара.

Артык күбәергә дә ярамый – төрле авырулар килеп чыгарга, башка сәбәпләр табылырга мөмкин. Мәсәлән, узган гасырның алтмышынчы елларында ак куяннар (беляк) бик күп иде. Урманда калдырган печән кибәннәрен ашап бетерәләр иде, дип сөйләгәннәре булды. Бүген инде бу куяннар республиканың Кызыл китабында.

Үр куяннары (русак) ак куяннарга (алар кышын гына ак) караганда кырысрак шартларда яши. Дошманнары санап бетергесез – бөркет, карчыга, козгын, төлке, браконьерлар... Шуңа да карамый яши бирә алар, соңгы елларда бераз сирәгәеп алдылар, хәзер арту ягында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яз, җәй дәвамында өч тапкыр балалый алар. Балалары 50 көннән, йон  чыккан, күзләре ачык килеш туа.

Менә бу рәсемдәге үр куяны белән юлда очраштык. Менә дигән итеп фотога төшердем үзен. Куян да исән, альбомда сакланачак истәлек тә бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X