erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юрий Прохоров район профсоюз эшен югары бәяләде

Казаннан республиканың мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Юрий Прохоров кайтты.

Өч яклы килешү район башкарма комитеты, район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы һәм район мәгариф идарәсе арасында төзелгән. Һәр як хисап тотты һәм 2021–2023 елларга өч яклы килешүгә кул куйдылар. Юрий Прохоров район мәгариф хезмәткәрләре

профсоюз оешмасы эшен югары бәяләде һәм оешма җитәкчесе Вакыйф Харисовка Мактау грамотасы тапшырды.

Профсоюзларның көче бурычларны һәм проблемаларны хәл итүдән тора. Районда мәгариф хезмәткәрләренең 50 башлангыч профсоюз оешмасы бар. 2003 профсоюз әгъзасы исәпләнә. Зур армия. Узган ел “Иң яхшы башлангыч профсоюз оешмасы” дигән республика конкурсында Түбән Мәтәскә мәктәбенең профсоюз оешмасы (профком рәисе Гүзәл Исмәгыйлева) лауреат булды. Апаз мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы – дипломант (Алсу Сәмигуллина). Ташкичү мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы (Гашия Фазуллина) “Профсоюз тарихын сөйлибез” дигән республика акциясендә катнашып, Рәхмәт хаты алган.

– 2021 ел хезмәтне саклау елы итеп игълан ителде, – дип сөйләде профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – Шул уңайдан “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкил” дигән республика конкурсы оештырыла. Мин сезне шушы конкурста катнашырга чакырам.

Профсоюзларның әнә шундый күңелле мәшәкатьләре дә күп. Үз эшеңне күрсәтә дә белергә кирәк шул. Профсоюзның төп максаты – кеше турында кайгырту. Ә кешедә сораулар, проблемалар тумый калмый. Бигрәк тә, хезмәт, стаж, акча белән бәйле мәсьәләләр алар. Көн саен профсоюз оешмасына төрле сораулар белән 10–12 кеше мөрәҗәгать итә. 2020 елда совет рәисе Вакыйф Харисов хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен яклап, 7 суд утырышында катнаша һәм алар файдасына 1,5 млн сумнан артык акча эшләнә.

– Срогыннан алда пенсия билгеләү катлаулана бара, – дип сөйли Вакыйф Харисов. – Быел 25 ел педстажы тулганнар өч елдан соң 2024 елда гына пенсия ала башлыйлар. 272 пенсионер өстәмә пенсия ала. Уртача 239 сум. Бу акча реском рәисе Юрий Прохоров тырышлыгы белән булдырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2019–2020 уку елында Спартакиада кысаларында оештырылган спорт ярышлары буенча Апаз мәктәбе – 1нче, Яңа Кенәр мәктәбе – 2нче, Наласа мәктәбе командасы 3нче урынны алды. Иң яхшы спортчылар да билгеләнде. Алар Апаз мәктәбеннән физкультура укытучысы Марат Фаязов һәм Арчаның 5нче гимназиясеннән педагог-оештыручы Гүзәл Абдуллина.

Бүләк алучылар күп булды. Профсоюз оешмасы активларга, хезмәт алдынгылары, спорт тормышында беренчеләргә бүләкләр тапшырды.

– Профсоюз үзенең хезмәт-кәрләренә ташламалы юлламалар белән ял итү мөмкинлеге тудыра икән – моннан файдаланырга кирәк, – диде Юрий Прохоров. – Санаторийларга гаризалар языгыз. Профсоюз сезнең алдыгызга тезләнеп, ял итәргә бар инде, дип ялынырга тиеш түгел. Юлламаларны иң аз сатып алучы төбәк без.

Теплоходта сәяхәткә чыгасызмы, Кырымга, санаторийга ял итәргә барасызмы, дип сорасыннар иде әле! Ә монда андый

сорауларны биреп торалар.  Аларның профсоюзлары бар шул.

Аерым проблемаларга килгәндә, авыл мәктәпләре директорларына, пешекчеләргә хезмәт хакын күтәрергә кирәк, дип сөйләшенде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X