Реклама
Әгерҗе районында бер фермада янгын чыккан.
18 гыйнварда ферма түбәсендә янгын чыга. 112 бердәм номерына шул хакта 14.41 сәгатьтә шалтыратып әйтәләр. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр түбәнең пыскып ятуын, бина эченә төтен тулуын күреп ала.
Алар утка таралырга ирек бирми. Түбәнең бер өлешен сүтәләр. 15.23 сәгатьтә янгынны сүндереп бетерәләр.
Язма һәм фото“Татар-информ“нан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз