erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үз акылында булганмы?

Мәскәү шәһәрендәге В.П.Сербский исемендәге институт экспертизасы Байкал артындагы хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән Төмән егете Рәмил Шәмсетдиновны үз акылында дип тапкан.

Әлеге вакытта аны “Бутырка” тикшерү изоляторыннан Чита өлкәсенә озатканнар. Аны анда суд көтә.

Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравылдан соң ике офицерны һәм алты солдатны атып үтерде. Сәбәбен ул хәрби частьтагы бабайчылык белән аңлата: аны даими кыйнаганнар, мыскыл иткәннәр, акча талаганнар.

Аны РФ Җинаять-Җәза кодексының “Үтерү” маддәсе буенча гаеплиләр һәм сигез кешене алдан уйлап үтергәне исбат ителсә, гомерлеккә төрмәгә утыртачаклар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                 Чыганак: ТАСС.

                                 Фото: vestikamaza.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/z-akilinda-bulganmi-147244/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X