erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Үз балаңа тренер булу җиңел түгел”

Без чемпионны һәм аның әнисен редакциягә кунакка дәштек

Арчаның 6нчы урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Булат Маликов илкүләм Wordskills бәйгесендә Татарстан командасы составында чыгыш ясап алтын медаль алып кайтты. Әлеге җиңүгә аны әнисе әзерләде.

– Лилия Минәхәтовна, баланың уңышы һәр ата-ана өчен дә зур шатлык. Сез бит әле Булатның тренеры да! Булатның җиңүенә без дә куандык!

– Рәхмәт! Үз балаңның тренеры булу җиңел эш түгел, аның кыенлыклары да җитәрлек, әмма әнә шундый  шатлыклы мизгелләр кичерү үзе бәхет!

Билгеле, башта Лилия Минәхәтовнаның үзе, гаиләсе белән кызыксындык. Бик рәхәт әңгәмәдәш булып чыкты ул.

– Мин үзем Нурлат районыннан. Арча педагогика көллиятендә укыдым. Бишенче курс-та үземнең укытучыма кияүгә чыктым. 2005 елда Булат, сигез елдан Әмир туды. Читтән торып университет тәмамладым, 10 ел тернәкләндерү үзәгендә эшләдем. Аннан педагогика көллиятенә эшкә чакырдылар.

– Булат ниндирәк  бала булды?

– Кечкенәдән йөзүгә, башка түгәрәкләргә йөрде, конкурсларда, төрле бәйгеләрдә катнаша. Арчаның 1нче урта мәктәбендә укыды, 6нчы сыйныфны тәмамлагач укуын Арча педагогика көллиятендә гимназия сыйныфында дәвам итте. Анда тугызынчы сыйныфны тәмамлагач 6нчы мәктәптә 10нчы сыйныфта укый.

– Әлеге бәйгедә ничек катнашырга булдыгыз?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин эксперт та бит әле, 10 чемпионатта катнаштым, төрле шәһәрләрдә – Калининград, Екатеринбург, Курск, Түбән Новгород, Тольятти һ.б.да булырга туры килде. Өч ел үзебезнең укучыларны алып бардым. Балалар арасыннан сайлыйм, карыйм, ул сөйләшә белергә дә, башка сыйфатлары белән дә аерылып торырга тиеш. Беренче елны урын алып булмады. Уйладым, уйладым да, Булат Кырымда лагерьда иде, “Алдагы чемпионатка син барасың!” – дип шалтыраттым. Хәтере бик яхшы аның, күпне белә, белгәнен онытмый.

Мәктәптә үткәрелгән хөрмәтләү тантанасында да Булат: “Әни бармак белән төртеп күрсәтте дә, шуннан әзерләнә башладым”, – дип көлдергән иде.

– Шуннан әзерләнә башладык инде, – диде Лилия ханым. – Педагогика көллияте җитәкчелегенә рәхмәт, кирәкле җиһазларны алдылар, барлык шартларны тудырдылар. Төшкә кадәр укыйбыз, шуннан соң өйрәнүләр башлана. Үз балаңны әзерләү бик авыр. Аңа 15 яшь, шундый үзенчәлекле чор. Тренер әнисе күп белә, сәләтен белә. Башта булдыра аласына ышанмады, әкренләп ышандырырга туры килде. Җәй буе әзерләндек.

– Әтисе баланы газаплама инде, дип әйтмәдеме?

– Юк, ул баштан ук безне хуплады, яклады, безне бик яхшы аңлый. Кирәк җиргә машинасы белән алып бара, алып кайта. Шуңа күрә эшлисе килеп тора.

– Сез югында Әмир кем карамагында?

– Минем әнием Нурия Пөшәңгәр авылыннан, Нурлатка кияүгә чыккан булган. Мин укырга кергәч ул Арчага күченде. Ул безнең таянычыбыз, Әмир өчен дә күңел тыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X