erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үз белдегең белән йөрсәң...

2020 елның 2 мартында район судында Ворошиловград өлкәсендә туган, элек хөкем ителгән 38 яшьлек Р.Р.Хәкимовка карата җинаять эше каралды.

 

 

Суд аны административ күзәтчелектән читләшү максатында үз белдеге белән яшәү урынын калдырып китүдә (РФ Җинаять кодексының 314.1 маддәсенең 1нче өлеше) гаепле дип тапты.

2018 елда авыр җинаять ясаган өчен җәза үтүче Хәкимовка карата административ күзәтчелек билгеләнә. Шул ук вакытта суд тарафыннан аңа айга 3 мәртәбә теркәлү өчен полициягә килү йөкләнә, эчке эшләр органына хәбәр итмичә муниципаль район территориясеннән читкә чыгу һәм 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр даими яшәү урынын калдыру тыела.

Шуңа да карамастан, Хәкимов 2019 елның ноябрь уртасында үз белдеге белән безнең район территориясеннән читкә чыга һәм Чабаксар шәһәрендә тоткарлана.

Суд Р.Хәкимовны 4 айга ирегеннән мәхрүм итте, ул җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Хөкем ителүче суд залында сак астына алынды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

 юстиция киңәшчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X