Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Үз фатирында чыккан янгында бер хатын-кыз үлгән

    Аллам сакласын!

    Чаллыда үз фатирында чыккан янгында бер хатын-кыз үлгән
    Хатын-кызга 61 яшь булган.
    (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кичә, сәгать кичке тугыз тирәсендә Чаллы шәһәрендәге торак йортларның берсендә янгын чыккан. Фаҗига Гидростроительләр урамында була.

    Янгын бишенче каттагы фатирда чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шундый мәгълүмат җиткерде.

    Реклама

    Ишекне күршеләре ачкан. Янгын сүндерүчеләр һәлак булган фатир хуҗабикәсен табып алган. Ул бер бүлмәдә кәнәфидә утырган. Хатын-кызга 61 яшь булган. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/27-03-2022/challyda-z-fatirynda-chykkan-yangynda-ber-hatyn-kyz-lg-n-5852214

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: