Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Үз илемдә якын миңа бәрәңге бакчасы да

    Заманалар авыр, диләр, кем күтәреп караган?

    Хуҗа Насретдин кибеткә дефицит әйбер кайткан, дигән хәбәр тараткан. Карап тора бу, бөтен авыл кубып кибеткә чаба икән. Бераздан моның күңеленә чыннан да берәр нәрсә кайттымы икән әллә дигән шик килә һәм үзе дә кибеткә йөгерә.

    Көлке тоелса да, чынбарлыкта да шундый хәлләр булып тора. Шактый еллар элек (әйбер бәяләре тиенләп кенә арта башлаган еллар) каршыда утырган хезмәттәшем шалтыраган телефонны алып тыңлап торды да, тиз генә киенеп чыгып китте. Бераздан ике ипи күтәреп керде бу. Азрактан куллары белән башын тотып: “Вәйт дурак мин!” – дип куйды. “Нәрсә булды?” – дим. “Хатын ипи бәясе күтәрелә икән, алып кал, дип шалтыратты. Ярар, алдым мин  ипине, ул ничә көнгә җитә инде?”

    Бу көннәрдә бөтен дөнья белән кубып тоз, шикәр комы, дөге, карабодай ташыйлар, складларда җитәрлек, ажиотаж тудырмагыз, болай эшләвегез бәяләрне арттыруга гына китерә бит, дигән аңлатуларга да колак салмыйлар. Чыннан да шулай бит, бер көн базарда ике сатучы сөйләшә: “Мин элек кайткан товарларны да арткан бәя белән сатам, нишләп арзанга бирим мин аларны?” – дип тора.

    Адәм баласының психологиясе шаккатырлык: ул берәр төрле хәбәр ишетсә тоз, шикәр комы җыярга тотына. Монысы геннар буенча киләдер инде,  чөнки тозга, шикәргә тилмергән заманнар булган. Бер танышым сөйли: хатын кибеттә тоз беткәнче алып калыйк, дип колак итен ашый, ди. Җыйган өстенә тагын алдырасы. “Ачу килде, әнә ел саен тоз күленә йөрисең, шуннан машинага төяп кайтырсың!” –дидем үзенә.

    Тоз белән шикәрне ак үлем, дип тә атыйлар бит әле. Күпме авырулар шуларны артык кулланудан килеп чыга, дип кисәтә белгечләр.

    Реклама

    Узган шимбәдә Казанда ярминкәдә булып кайтучылар да шикәр комына булган чират турында гаҗәпләнеп сөйләделәр. Ә янәшәдә генә бал сатучылар янында  беркем  дә юк. Балны җитмеш төрле авырудан дәва, диләр. Бәясе дә ел да бер төрле, экологик яктан чиста, организм өчен искиткеч файдалы продукт, югыйсә.

    – Безнең районнан ярминкәдә “Северный”, “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр катнашты, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Ашлык, бәрәңге, сөт продуктлары, итне мул итеп алып килгәннәр иде. Сөтне 20 литрлы шешәләр белән алучылар да булды. Бәяләр дә арзанрак куелган иде. Хәйрия чәе оештырылды, һәвәскәрләр матур чыгыш ясады.

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында азык-төлек бүлеге эшли. Алар да кибетләрдә продуктлар булу-булмавын контрольдә тоталар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре дә, кибетләрдәге тәэмин ителеш белән кызыксынып торалар. “Соңгы көннәрдә шәһәрдәге 6 кибеттә булдылар, – ди Ренат Гатиятов. – Ике кибеттә 16 төр продуктның бөтенесе дә бар иде. Дүрт кибеттә тоз, шикәр, ике кибеттә карабодай юк. Кибетчеләр моны бәяләрнең түбәнрәк булуы белән аңлатты, складтан әзерләп чыгаруга алып бетереп баралар.

    Әлегә каравыл кычкырырлык берни юк. Күсе кебек берничә еллык запас туплап куйганнарга аларны боздырмыйча саклау борчуы да өстәлде инде. Сатып акча эшләргә  маташучыларны җавапка тарта башладылар.

    – Район җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыру планлаштырыла, – ди Ренат Гатиятов. – Яңа терлекчелек комплекслары сафка баса, бәрәңге, яшелчә  мәйданнары арта. Сыер асраучылар оттырмаячак, сөтне сатып алу бәясе 30 сумнан артып китте. Шәхси хуҗалыклар да бәрәңгене күбрәк утырта башлар, дигән өмет бар. Орлыклык бәрәңге белән тәэмин итү мөмкинлеге булачак.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: