Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Үз сабыен сөя алмады...»

    Бала елаган тавыш станция платформасының икенче башына кадәр ишетелә. Ярсып-ярсып елый сабый. «Әнисе юкмы әллә моның?» – дип, электричка көтеп торучылар үзара сөйләшәләр. Араларыннан өлкәнрәге эскәмиягә барып утыра да үткәннәренә кайтып килә. Баксаң, шул елак бала – аның оныгы икән бит! Ләкин ул аны оныкка санамый да...

    Тәслимә тормыш иптәшенең мәңгелеккә ташлап китүен авыр кичерде. Ахыр чиктә су гына эчеп торган карты һич тынгы бирмәде: «Онык­лар сөясем килә», – дип, җелегенә үтте. Уллары Маратның уенда өйләнү кайгысы юк, беренче очраган кыз белән типтереп йөрүен белә. Югыйсә яше дә бара, дуслары икешәр-өчәр бала үстерә. Классташларының туй мәҗлесләренә баргач та: «Өйлән инде, брат», – дигән сүзләрдән гарык ул. «Яшим әле!» – дип кенә җавап кайтара.

    Яшисен яшәп, әтисен мәңгелек дөнья­га озаткач кына, акыл керде Маратка. Егерме биш яшен уздырыр­га барлык таныш-белешләрен җый­ды. Шулар арасыннан бөдрә чәчле бер сылуга күзе төште егетнең. Туган көн мәҗлесе күтәренке рухта башланып китте. Тостлар әйтелеп, бокаллар күтәрелгәч, Марат теге чибәр янына «шуышты». Рамилә аның исерек булуына карамады, тыйнак кына сөйләшүен белде. Башта үзе белән таныштырса, аннары туган көнгә ничек килеп эләгүен сөйләде.  «Казанда торам. Аена бер мәртәбә дус кызыма кунакка кайтам. Бүген кайтырга планлаштырмаган идем, дустым үзе әйдәкләде», –  диде кыз.

    М арат кызның нәрсә турында сөйләгәнен онытып барды. Юкса исемен, кайдан икәнлеген кабат-кабат сорамас иде. Ул аңа шәраб салып бирде дә, барлык кунакларга ишетелерлек итеп: «Безнең исәнлеккә, матурым», – дип, битеннән үбеп тә алды. Башкалар шаяруга борсалар, Рамиләнең Маратка гыйшык хисе уянган иде инде.

    Алар, алты ай очрашып йөргәннән соң, өйләнешергә булдылар. Кыз ягы Марат гаиләсен бик җылы кабул итте. Матур парга һәр үткән-барган сокланып, хәтта күз тидерерлек итеп карады. Чыннан да, икесе бергә үрнәк пар булып саналды алар авылда. Ләкин өйләнешеп яши башлаганнарына бер ай да узмады, Маратның сулга йөрүе ачыкланды. Башта тормышлар җайланыр, дип, Казанда фатир алып яши башладылар.

    Ләкин ир шәһәрдә дә назлы хатыннар куеныннан чыкмады. Кич «эшеннән» кайткан саен, хушбуй исе аңкып тора, иннек эзләре дә киемнәрендә кала иде. Рамилә аның кыланмышына тел-теш тидермәде. «Мавыга гынадыр, бетәр әле», – дип, күзен йомды. Әтисе дә аңа: «Иргә чыккач, түзем бул. Юк-бар өчен өйгә кире кайтма», – дип әйтеп озаткан иде. Ләкин Марат соң кайтып, тавыш-гауга чыгара башлады. «Нигә күлмәк үтүкләнмәгән?», «Мин эштә чакта кайда йөрдең?» – дип, үзәгенә үтте.


    Иң гаҗәбе – Рамилә балага узгач башланды. Уртак сабыйлары тугач, барысы да җайланыр дигән өметтә, ул көнне Рамилә сөенеп кайткан иде. Ире, гадәттәгечә, төнге икеләрдә генә «бушады». Бөдрә чәчен өскә җыеп, яңа күлмәген киеп каршы алган хатынын ул күрмәде дә. Су эчәргә дип, аш бүлмәсенә керде. «Хатын, ашарга пешердеңме?» – дип авызын гына ачкан иде, өстәлдә әзерләнгән мул табынны күреп аптырап калды. Бүген сөйгәненең туган көне икәнен ул иртән хәтерли иде бит! Эшкә чыгып киткәндә, чәчәк онытмаска кирәк, дип, күпме искә төшереп йөрде.

    Марат, бераз уңайсызланып, Рамилә янына чыкмый торды. Аннан соң өстәлдән виноград алып капты да аны үз янына чакырды. «Рамиләм җаным, туган көнең белән сине. Кил, бер кочаклыйм әле», – дип, билләреннән тотты. Маратның болай назлавын, игътибар итүен күптән көткән иде инде хатыны. Бүләксез кайтса да ярар, иң мөһиме – янәшәдә булсын.

    – Марат, сиңа бер хәбәрем бар бит әле, – дип, ниһаять, төп яңалык­ка күчте.
    – Хәбәр? Нинди хәбәр? – диде тегесе, һаман виноградка үрелеп.
    – Әйдә, утыр әле. Аш суына.
    – Рамилә, сузма, әйт.
    – Без тиздән өчәү булабыз.


    Марат мондый «шәп» яңалыкны   көтмәгән булса кирәк, сүзсез катып торды. Күлмәгеннән килгән хушбуйлар да төнге күбәләкләрен хәтерләтә иде. «Өчәү дисеңме?» – дип, теманы дәвам итте.
    – Әйе, син, мин һәм улыбыз, ә бәлки кызыбыздыр. Әлегә анысы билгесез. Иң мөһиме – сау-сәламәт сабый булсын!
    – Сабый... Рамилә, бу бик сөенечле хәбәр, әлбәттә. Ләкин миңа әле бала кирәкми.
    – Син ни сөйлисең, Марат? Бергә яшәгәнгә ничә ел бит инде. Мин дә һаман өйдә ятып туйдым, тизрәк уртак сабыебызны сөясем килә.
    – Рамилә, мине эштә күтәрергә җыеналар. Хәзер мин гаилә дип кенә яшәсәм, эшләргә вакытым калмаячак.
     
    И реннән мондый сүзләрне көтмәгән иде Рамилә. Кулларына күтәреп әйләндерер дә: «Рәхмәт, җаным», – диюен теләгән иде. Маратның балага каршы булуы – аяз көнне яшен суккан кебек тоелды. Бераз вакыт аның сүзләреннән аңына килә алмый торгач, йокы бүлмәсенә кереп китте. Тиз генә киемнәрен җыеп, әти-әнисе янына кайтып аварга теләде. Белми бит аның Мараты Рамиләнең бала өчен күпме табибка йөрүен. Кайда гына дәваланмады, нинди генә дарулар эчмәде, ахыр чиктә Ходай рәхмәте белән балага узганын белгәч, тормышы җайланган кебек иде. Ләкин Мараты йөреп туймаган икән әле.

    Реклама

     Шушы сөйләшүдән соң өйдә көн саен тавыш купты. Идәнгә савыт-сабалар төшеп ватылды, кыйбатлы җиһазлар югалды. Иренең кыйнавына тешен кысып түзде Рамилә, эчен тотып, күршеләренә йөгерә торган чаклары ешайды. Күршеләре кешегә аны-моны чыгармады, Маратның кызып китүеннән алар да шүрли иде. Эчен тотып елаганда, Рамилә баласы белән сөйләште. «Син генә коткара аласың, мин сине барыбер табам», – дип, күз яше түкте.


    Әти-әнисе аларның ничек яшәгәнен кеше сүзе аша ишетеп белә иде, ләкин аларның ярдәме дә булышмады. Марат бер әйткән сүзен үзгәртмәде. Рамилә, аның кул күтәрүенә чыдый алмыйча, авылга кайтып китте. Каенанасы янәшәсендә ул үзен кадерле килен итеп тоя иде. Әти-­әниләре белән Казанда болай да еш очраша, алар да Марат өйдә чакта килмиләр, ә каенанасы авылда яшәп, тормыш яңалыкларын белми дә калгандыр. Ләкин Рамилә иренең кыйнавы турында бер сүз дә әйтмәде. «Барысы да әйбәт, тиздән бәби алып кайтабыз», – дип, ясалма елмайды.

    Күңелендәге төзәлмәс яра, кулларындагы күгәргән өлешләрне яшереп, күз яше аша сөенде. Казанга кайткач, тагын мәхшәр башланасын исенә төшергән саен, авыр сулады. Бер атнага якын авылда торып, үзенә көч җыйган хатынны ире, билгеле ки, «сюрпризлар» белән көтте. Ишектән керешкә тавышлар ишетеп, Рамилә йокы бүлмәсенә йөгерде. Иренең башка берәү белән сөешүен күреп, ул никтер гаҗәпләнмәде дә. Бүген кайтасын Маратка хәбәр итмәде шул, үзе гаепле. Ә тегесе өйнең буш торуыннан файдаланган, үзе китеп мәшәкатьләнмәгән.

    Бу күренешне күптән күзәтеп торган Рамилә ире белән «сәламләште» дә ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Шуннан соң кире әйләнеп кайтмады.

    А ерылышуларына бер ай вакыт узгач, Рамилә хастаханә юлын таптый башлады. Баласы төшкәнен ишеткәч, тәмам юләрләнде. Көн саен эчен тотып, үле сабые белән сөйләште. Ул гына да түгел, бигрәк тә каенанасы бу хәбәрне авыр кабул итте. «Картымның да оныклар сөясе килә иде», – дип изаланды. Рамилә аның өенә эзне суытмады, атна саен хәлен белешергә кайтты. Ә Марат үз көенә яшәвен дәвам итте...


    Хастаханәдә чират көткән хатыннар үзара ирләре турында сөйләшәләр иде. Алар янына Рамилә дә килеп кушылды. Дөрес, ире турында ул гына ачылып китеп сөйли алмый иде. Бүген берьялгызы яши бит, әле дә дәваланып бетә алмый. Янында утырган үткен хатын аның авырткан җиренә кагылды:
    – Синең ирең дә шулаймы соң ул? – дип сораганын гына ишетеп калды Рамилә, игътибар белән тыңламаган иде. – Минәйтәм, синең ирең дә эштән соңарып кайтамы?

    Бу сорау Рамиләгә нәрсәнедер хәтерләткән кебек булды. Маратның сөяркәсе белән ятканын исенә төшерде. Ул вакытта сары чәчле хатынның йөзен күреп өлгермәгән иде. Ничектер бу аның чалымнарын хәтерләтте. Рамилә берара эндәшми утыргач, телгә килде:
    – Күптәннән бергә торасызмы?
    – Ярты ел чамасы. Балага узганымны әйтүгә, тәкъдим ясады. Алты ай инде сабыебызга, тизрәк дөньяны күрергә ашыга.
    – Ирең сөендеме соң?

    – Ничек кенә! Аның беренче хатыны «кысыр» булган, шуңа аерылышканнар. Ир-атка бала кирәк бит аңа, назлап тору гына җитми.
    – Анысы шулай. Тик минекенә бала кирәк булмады. Шуңа аерылыштык.


    Аларның җанлы сөйләшүен бүлеп, табиб Рамиләне чакырды. Шулчак аның күзе компьютер экранына төште. Анда, кара хәрефләр белән, «Сәлимҗанова Ләйлә» дип язылган иде. Үзенең фамилиясен күрүдән дә бигрәк, исеменә аптырады Рамилә. Кайдадыр ишеткәне, күргәне бар бит аның бу исемне. Иренә көн саен «эштән» шалтыратучы да Ләйлә исемле иде бит! Иренең баласы туарга тора, димәк. Көтеп алган баласы. Димәк, аңа Рамилә кебек «кысыр» хатын кирәкмәгән. Үз куллары, кирәкми дигән сүзләре белән үтермәдеме ул сабыен? Хатынына көн дә кул күтәреп, баласына зыян килер дип уйламадымы? Ишектән күз яшен агызып чыккач та, теге хатынга эндәште:
    – Бәхетле булыгыз, Ләйлә. Сабыегыз да сау-сәламәт тусын, – дип әйтергә өлгерде.
    – Минем исемне кайдан беләсең? – дигән соравы хастаханәнең бер ягында ишетелеп кенә калды.


    ...Бала елаган тавыш электричка тавышыннан да көчлерәк ишетелә кебек. Тәслимә эскәмиягә утырган да һаман үткәнен сөйли. Рамиләнең ачы язмышын телгә алганда, тормыш иптәшен дә әйтеп куя. «Бу елаган бала – минем онык түгел. Минем онык күптән оҗмах фәрештәсе инде. Сез бер генә карагыз, ничек кыйный бу хатын баласын! Көн саен яслегә алып барганда, баласына кул күтәрә ана. Сабый нишләсен, күз яшен чыгарып өзгәләнә. Тугач та, безгә күрсәтмәделәр шул баланы. Рамиләнең рәнҗеше төшкән дип уйлыйм мин, шул баламның гына күз яше төшкәндер. Үз сабыен сөя алмыйча, ул да якты дөньялардан китеп барды бит, балакаем. Чирен дә төгәл әйтә алмадылар, бик озак яткан дигән хәбәрен генә ишеттем. Соңгы шалтыратуында да: «Улың бәхетле, әни. Тиздән балалары туа», – дияргә өлгерде. Кыйнар өчен үстермәдем бит мин улымны. Хатын-кызга кул күтәрсен дип үстермәдем...»

    http://shahrikazan.ru/news/hikәya/z-sabyen-sya-almady

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: