erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үз согында чия әзерлибез (рецепт)

Кышын ул чәй янына да, пирог эчлеге, десертлар өчен дә бик шәп булачак.

Беренче ысул.
Чияне юып, суын саркытып, төшен алабыз. Стерильләштерелгән 0,7 литрлы банканың яртысына кадәр чия салгач, 1 аш кашыгы шикәр комы сибәбез. Тыгызлап, измичә генә тутырып бетергәндә өстенә янә бер кашык шикәр һәм согын салабыз.

Капкачларын җиңелчә каплап, банкаларны сулы кәстрүлгә утыртабыз, утка куябыз. Кәстрүл төбенә чүпрәк җәяргә онытмыйбыз. Су кайнап чыкканнан соң, 15 минут стерильләштерәбез һәм, банкаларны алып, капкачын каплап куябыз. Болай эшләгәндә чия бераз "утыра", шуңа да бер банкадагысын башкаларына өстәп чыгарга исәп тотыгыз.

Икенче, күпкә җиңелрәк ысул.
1 килограмм чиягә 300 грамм шикәр алына. Төшләре алынган чияне шикәр белән бутап, берничә сәгатькә калдырырга. Аннары утка куеп, кайнатып чыгарырга һәм стериль банкаларга салырга. Капкачын каплап, бер тәүлеккә төреп куярга.

Фото: patee.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X