Реклама
24 гыйнварда Казанның Яңа Савин судында Арча ЮХИДИ бүлегенең имтихан алу бүлекчәсендә тоткарланган ЮХИДИ һәм автомәктәп хезмәткәрләренә карата аларны кулга алу турында мәхкәмә карары чыгарылды.
Казанның Яңа Савин судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре Нияз Бариев һәм Фәнис Һадиев тоткарланган иде. Тикшерүче Фәнис Һадиевны кулга алуны тәкъдим иткән. Суд 2020 елның 21 мартына кадәр өй аресты билгеләгән. Ә Нияз Бариев суд карары нигезендә 21 мартка кадәр кулга алынган.
Шулай ук бу эштә катнашы булган автомәктәп укытучы-инструкторы Маннур Мәрдәнов 21 мартка кадәр кулга алынган, ә укытучы-инструктор Альфрит Шәриповка суд карары нигезендә 21 мартка кадәр өй аресты билгеләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз