erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Запорожец"лар ярышында кем беренче булды?

- Бәкердән алып килүем бушка булмады.

"Запорожец"лар ярышында 14 кеше катнашты. Кеше кызыксынып күзәтте. Чыннан да, бик кызык ярыш булды ул. Кем беренче булыр? Трасса яңа, катлаулы. Трамплиннар, күтәртмәлекләр, текә борылышлар белән. Килеп бәреләләр, туктап калалар, әмма барыбер ярышны дәвам итәләр. Лениногорскидан килгән Рөстәм Шакирҗанов баштан ук беренчелекне алды һәм ахырга кадәр бирмәде.

- Бәкердән алып килүем бушка булмады. Сөендем. Авылына, өемә җиңү белән кайтам, - диде 24 яшьлек егет. 

Икенче урында Кысна егете 19 яшьлек Илгиз Сафин. Әфганчы Газинур Сафин улы.

- Моңа кадәр үзем катнаштым. Дүртенче урыннан күтәрелә алмадым. Улың сине уздырды, дип шаярталар дуслар, - диде улы өчен җан атарга килгән Газинур.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өченче урында Казанбаштан Мәрдәнов Ризван. 

- Әнисе Казанбаштан. Яшәве Арчада. "Кырлай" ширкәтендә эшли, - диделәр аның турында.

Беренче урыга суыткыч, икенчегә телевизор, өченче урынга кер юу машинасы бирделәр. Башка катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.  

Тулырак - газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X