erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзара салым акчалары үзебез яшәгән төбәкне уңайлырак итәргә булыша

Үзебез өчен

Быел Субаш Аты авылы халкы үзара салым акчасын 1әр мең сумнан җыярга дигән карарга килгән. Бер сумга дүрт сум өстәп бирә торган республика программасы көчендә вакытта урамнарны төзекләндерүне төгәлләргә исәпләре. “Безнең җирлеккә 6 авыл керә, – ди Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – Иске Җөлби авылында үзара салымны – 800әр, калган авылларда 500әр сумнан җыябыз”.

Шунысы игътибарга лаек, халыкның 95 проценты 2022 елга дигән үзара салым акчасын яңа елга кадәр үк түләп куйган. Димәк, халык җыелган акчаның  үзләре өчен файдалануына инанган.

– Быел үзара салым акчасын файдалануда мөһим яңалык керде – һәр торак пунктта яшәүчеләрдән җыйналган акча шушы торак пункт территориясендә генә тотылачак, – ди Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова.

2021 елда Арча шәһәре муниципаль берәмлегенә кергән торак пунктларда гражданнардан үзара салым җыйнау турындагы карар ноябрь аенда узган гражданнар җыеннарында кабул ителде.

Үзара салым акчасының күләме – бер кешегә 300 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, 1нче төркем инвалидлар, 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен – 100 сум). Республика бюджетыннан өстәлә торган акчаларны вакытында алу өчен үзара салым акчаларын 2022 елның 21 февраленә кадәр түләргә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Үзара салым акчаларын 18 яшькә җиткән, Арча шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә теркәлгән һәркем түләргә тиеш.

Үзара салым акчаларын “Ак Барс” Банкта, “Россия саклык банкы”нда (шулай ук онлайн кушымталары аша), “Россельхозбанк”та, Арча шәһәре башкарма комитетында түләргә мөмкин. 3-12-35, 3-16-25 телефоннары буенча белешеп була.

2016 елдан башлап Арча шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә гражданнарның үзара салым программасы буенча 1124 лампа урнаштырылган, 9 км электр үткәргеч сузылган, 136 багана алыштырылган. 79 урамда (29 км) вак таш җәелгән, 7 чишмә территориясе төзекләндерелгән. Шулай ук контейнер һәм бункер мәйданчыклары тәртипкә китерелгән, 9 янгын  гидранты куелган. 2022 елда Арча шәһәрендә урам утларын алыштыру, урамнарга вак таш җәю дәвам итәчәк.

Иске Айван, Төбәк-Чокырча, Зур Бирәзә, Күпербаш авылларында урамнарга вак таш җәюне төгәлләү, урам утларын алыштыру, зиратлар коймаларын төзекләндерү һәм буяу һ.б. эшләр планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X