erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзара салымны түләдегезме әле?

3 мартта шәһәр Советына кереп үзара салымны түләп чыктым. Ике кешегә 600 сум. Әмма ачуны китергән бер нәрсә булды – моннан 10 көнләп элек өркетү кәгазе алдык.

Салымны түләмәгән өчен 6 мартта сәгать 9да эшне административ комиссиядә караячаклар. Нәрсә бу? Әле бит салым түләү вакыты чыкмаган.

Кәгазьләремне тотып, шәһәр Советына кереп киттем. Бу безгә генә килгән кәгазь түгел иде. Берьюлы салым акчасын да түләрмен, комиссиягә чакыру мәсьәләсен дә

ачыклармын дидем. Чамалыйм: салымны җыю максатыннан язылган хат инде бу. Максаты аңлашылса да, хат мондый эчтәлектә булырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Халыктан да канәгатьсезлекләрне ишетеп торабыз.

Без бу турыда Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова белән сөйләштек.

– Бу хатлар кемнедер куркыту, кемгәдер штраф салу максатыннан язылмады. Ә бары тик халыкның исенә төшердек. Салымны вакытында җыеп бетерергә кирәк, – диде Гүзәлия Нигъмәтҗанова. – Ә кайберәүләр салымны түләргә бик ашыкмыйлар. Түләү вакытының соңгы көне 26 мартта. Өченче тапкыр халыкка хатлар җибәрәбез инде. Беренчесендә түләү мәгълуматлары язылган хат юлладык. Әзер кәгазь белән түлисе генә. Икенче юлы тагын бер кат халыкның исенә төшердек. Тиешле үзара салым акчасы җыелса бик әйбәт булыр иде.  Республика ул акчага тагын дүрт тапкыр арттырып акча бирә. Мәсәлән, 5 миллион үзара салым акчасы җыела икән, ул 25 миллион сум булачак. Мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Финанс мәсьәләсе бик нык контрольдә тора. Безнең шәһәр җирлегенә 6 авыл керә. Салым акчасына нәрсәләр эшләнәчәген Арча районы сайтына кереп карап була. Урамнар, юллар каралачак, урам утларын алмаштыру, баганалар утырту, контейнер һәм бункер мәйданчыкларын киртәләү һәм аларга юллар сузу, янгын вакытында су алу гидрантларын урнаштыру, чишмә яннарын төзекләндерү һ.б. эшләр башкарылачак. Арча җирлегендә Бирәзә урамына, Божада Магистраль урамына, Иске Айван авылында Түбән, Югары урамнарына вак таш җәеләчәк. Зур Бирәзә авылына Арча-Олы Әтнә автомобиль юлыннан зиратка кадәр дамба рәтләнәчәк.  

Гүзәлия ханым башкарыласы эшләрне санап китте. Ул исемлекне без газетабызда бастырган идек инде. Бу юлы газета сайтына урнаштырабыз. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без шәһәр башкарма комитетыннан килгән хатка район прокуратурасының аңлатма бирүен сорадык. Һәм алардан шундый җавап алдык.

“2021 елның 6 мартына кадәр административ хокук бозулар турындагы беркетмә төзү өчен җибәрелгән чакыру кәгазе законлы түгел. Чөнки күрсәтелгән вакыт үткәннән соң гына административ хокук бозылган дип санала. Район прокуратурасы тарафыннан хәзерге вакытта тикшерү бара, тикшерү нәтиҗәләре буенча административ законнарның таләпләрен бозган өчен чаралар күреләчәк”.

Үзара салымны түлә-мәгән кешене җирле үзидарә органы җавап-лылыкка тарта аламы?

“Җирле референдумда кабул ителгән карар “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль законның (6 октябрь, 2003 ел, №131) 22 маддәсе 7 пункты нигезендә һичшиксез үтәлергә тиеш. Әлеге законның 45 маддәсе һәм ТРның “Җирле референдум турында”гы  законның (24 март, 2004 ел, №23) 60нчы маддәсе нигезендә Арча шәһәре башкарма комитетының референдумда кабул ителгәннәрне тормышка ашыруга юнәлдерелгән карары 2020 елның 18 декабрендә (№152) чыкты. Әлеге карар нигезендә үзара салымны җыю һәм түләү вакыты 2021 елның 6 мартына кадәр билгеләнгән.

Закон тарафыннан күрсәтелгән вакытка үзара салымны түләмәгән кеше ТРның административ хокук бозулар турындагы Кодексының 2,6 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә кисәтү яки 1000 сумнан 2500 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин”.

26 мартка кадәр үзара салымны түләргә әле вакыт бар. Алда әйтеп үткән өркетү кәгазьләре законлы түгел. Комиссиягә килеп йөри күрмәгез тагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э нигэ сон алар куркытырга телэп законлы булмаган кэгазлэр жибэрэлэр? Бу алар ягыннан законлы булып саналамы?

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X