Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ә җәзасы җитди...

    14 сентябрь көнне Арча районы территориясендә киң масштаблы “Тоннель” профилактик чара үткәрелде.

    Аның барышында исерек килеш руль артына утырган, бер тапкыр исерек килеш эләгеп, машина йөртү хокукын биргән таныклыгын алдырган килеш юлга чыгып  яңадан  исерек хәлдә тотылган, шулай ук исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгын алдырып та транспорт чарасы белән идарә иткән кешеләр барланды.

    – Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре иртәнге дүрттә Арча районы буенча рейдка чыктылар. Иртән алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән ике кеше тотылды. Шуның берсе бер эләгеп машина йөртү таныклыгын алдырган булган инде. Әмма сабак алмаган, яңадан шундый хәлдә руль артына утырган, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

    Иртә таңда ЮХИДИ хезмәт-кәрләре юлга чыкмас, дигән, күрәсең. Хәзер аны Җинаять кодексының 266.1 маддәсе нигезендә җитди җәза көтә.

    Шул кичне яңадан рейд үткәрелә. Бу юлы бер кеше эләгә. Ул алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыккан өчен машина йөртү таныклыгын алдырган булган. Шуңа карамастан, руль артына утырган. Аңа карата да беркетмә төзелгән. Суд аңа Җинаять кодексының 264.1 маддәсе нигезендә җәза билгеләячәк.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: