erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзең белән битлегеңне алдыңмы?

Коронавирустан саклану чараларын төгәл үтәргә кирәк.

Дилбегәне йомшаттык кебек.... Кайбер кибетләрдә битлексез кешеләр дә күренгәли. Илнең баш санитар табибы Анна Попова халык гадәти саклану чараларын үтәмәсә, йогышлы чир үсәчәк, ди. Димәк, безнең үзебездән тора. Әлбәттә, битлекләрне үзебез белән алырга онытырга да мөмкинбез. Шуңа да халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында саклану чаралары булсын иде. Дөрес, даруханәләрдә, сәүдә нокталарында сатып алырга битлекләр бар. Бер үк төрле бер тапкыр киелә торган битлекләр 3 сумнан 30 сумга кадәр тора. Нишләп алардан бизнес ясарга? Тукымадан эшләнгән маскалар турында сүз бармый.  Маскасыз кертмибез, дип кычкырганчы, итагатьле итеп маска тәкъдим итәргә кирәк. Маска бушка яки 3--5 сум булса, кеше мондый игътибардан  күңеле тулып елап җибәрергә мөмкин! Кибеттә берәү әйтә: "Элекке байлар булса, бу масканы бушка бирерләр иде", -- дип.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X