erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзе дә ач әнинең ничек имезергә сөте булсын

Яшьлегебез белән генә түздек.

Иске Иябашта яшәүче Рауза Гыйлемшина 90 яшьлеген билгеләп үтте. Шушы истәлекле көндә аның янына бертуган ике сеңлесе, балалары, оныклары җыелган иде. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова юбилярны котлап, аңа Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.

Зур булмаган авыл йорты, әмма аннан нинди җылылык бөрки. Тәрәзә төпләрендәге яран гөлләр тагын да ямь өсти. Түрдә, ике бертуган сеңлесе – 85 яшьлек Сәвия һәм 80 яшьлек Рузалия апалар – арасында роза чәчәкләре төшерелгән матур күлмәктән чәчәк бәйләмен кочагына алып Рауза апа балкып утыра.

– Мин берүзем яшим әле. Ике балам авылда. Берсе күршедә генә. Казандагылары да еш кайта. Сеңелләрем хәлемне белеп тора. Дөнья кадәр күчтәнәчләр күтәреп килеп керәләр. “Син безнең әниебез урынына калган кеше”, – дип бик якын итәләр. Күзләрем күрә, колакларым ишетә, аякларым йөри, Аллага шөкер. Терлек тота алмыйм инде, шулай да тавык-чебешне бетермим әле, – диде Рауза апа бу сүзләре белән янындагыларны көлдереп.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Субаш Аты кызы икән ул. Сугыш авырлыклары аны да читләтеп үтмәгән. Урманын да кискән, җирен дә сукалаган, үгез җигеп ташын да ташыган. Фермада да эшләгән.

– Бер хезмәт көненә 50-100 грамм он бирерләр иде. 1953 елга кадәр ипи күрмәдек. Оннан умач уа идек. Бишектәге Рузалия ачлыктан шешенде. Үзе дә ач әнинең ничек имезергә сөте булсын? – ди Рауза апа. – Яшьлегебез белән генә түздек. Шулай да, үзең ач бул, үзең хаҗ кыл, дигәндәй, җырладык та, биедек тә. Тишек чабата белән дә биедек инде.

Авылга кунакка килгән җирендә Рауза Иске Иябаш егете Сәфәргали белән таныша һәм кавыша. Монда да ул фермада эшли, 450шәр баш дуңгыз карый, мактау тактасыннан төшми. 42 ел тату гына яшиләр. Сәфәргали абый гына күптән вафат. Җиде бала үстерәләр, алтысы исән-сау. Алар аналарының зур бәхете. Ничек матур котладылар әниләрен. Сәвия апа үзенә җырын бүләк итте, Рузалия апа җанга рәхәт теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X