erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзебез дә кайгыртырга тиеш

Айван мәктәбендә, шәһәрнең көньяк өлешендәге күп функцияле үзәктә, район Мәдәният йортында Арча шәһәре муниципаль берәмлегендә яшәүче гражданнарның җыеннары булып үтте.

Әлеге җыеннарда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов 2019 елда башкарылган эшләр, 2020 елга планнар турында сөйләде.

Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, башкарылган эшләр күп. Узган ел 13285 квадрат метр шәхси, 4772 квадрат метр  торак күп фатирлы йортларда төзелгән. Комаров, Б.Урманче, Вахитов урамнарында социаль ипотека программасы буенча һәм коммерцияле торак сафка кертелгән. 6 күп фатирлы йорт төзекләндерелгән.

Халыктан җыелган үзара салым акчасының һәр сумы республика бюджеты исәбенә 4 сумга артып кайта. 2019 елда шушы акчага 16 урамга вак таш түшәлгән, 9 урамда янгын гидрантлары куелган. Контейнер һәм бункер мәйданчыклары төзекләндерелгән.

Билгеле булганча, соңгы референдум, халык аз килү сәбәпле, узмады. Бу инде планлаштырылган күпме эш эшләнми калачак, дигән сүз. Дөрес, дәүләт программасы буенча каралган эшләр тормышка ашырылачак. Халык активлык күрсәткәндә алар күбрәк һәм тизрәк тормышка ашырылыр иде.

Бу яктан Айван авылы халкын үрнәк итеп китерергә була. Референдумда да алар тулысынча диярлек катнашкан. Урамнары таба кебек, зират, чишмәләр дә каралган. Кирәк булганда үзләре акча җыялар да, уйлаган эшне эшләп куялар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җыелышларда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул район тормышы белән таныштырып үткәч, сорауларга җавап бирде.

Аерым алганда, шәһәрнең көньяк өлешендә табиб-амбулатория төзү күздә тотыла, анда даруханә дә булачак. Бу якта яңа мәктәп төзү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән, әмма шәһәрдә яңа мәктәп кирәк, чөнки ике сменалы укудан котылып булмады.

Арча шәһәрендә тагын бер яңа балалар бакчасы төзү башланды. Тагын бер балалар бакчасы “Арчабаш” бистәсендә төзү күздә тотыла.

Яңа Кырлайда даими эшләүче балалар лагере төзеләчәк. “Балыкчы  авылы” язмышы белән дә кызыксынучылар булды. Анда балалар өчен патриотик лагерь булдыру планлаштырыла.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X