erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзебезчә, татарча булды

Күпербаштан Гөлнара белән Раил Сафиуллиннар яхшы таныш. Әмма Раилнең гармунда уйнаганын, бергәләп матур итеп җырлаганнарын ишеткән юк иде. Бик матур итеп “Җидегән чишмә” җырын башкардылар. Ярый әле Арчаның яңа төзелгән 6нчы балалар бакчасына килгәнмен. Күп гаиләләрне күрдек без анда.

Район күләмендә “Туган тел” дигән гаилә фестивале булды. Сафиуллиннар гаиләсе 6нчы бакча исеменнән чыгыш ясады. Район бакчаларына йөргән балалар ана телендә әти-әнисе, әби-бабасы, абый-апасы белән бергәләп җырлап-биеп, шигырь сөйләп, халкыбызның йолаларын күрсәттеләр. Янымда утырган ак яулык бөркәнгән апа белән сөйләшеп киттек.

– Әминә Низаметдинова булам, – дип таныштырды ул үзе белән. – Августта 80 яшь тула. Иске Кырлай авылыннан килдем. Фермада сыер саудым.

Әминә апа кызы Дамира, кияве Рәшит Җамалиев, аларның уллары Руслан, киленнәре Альбина, Арчаның 1нче бакчасына йөрүче уллары Раян, Альбинаның әнисе Әльфинур белән бик матур чыгыш ясадылар. Әминә апа бик матур җырлый да икән. “Элек концертларда катнаша идем. Хәзер, Аллага шөкер, Коръән ашларында түрдә утырам”, – диде ул. Кызы Дамира белән Рәшит Интада – шахтерлар шәһәрендә яшәгәннәр. Хәзер Арчада яшиләр. Ә еракка киткәч, туган тел, туган җир бик сагындыра... Тулы бәхет өчен әни кирәк дип җырлаганда киленнәре Альбина дулкынланып китте, күзләренә яшь бәреп чыкты. Әнисе Әльфинур янәшәсендә чыгыш ясаса да, шулай кадерле була шул инде ул әниләр. Әминә апа Иске Кырлайда улы, килене, оныклары белән яши. “Гаиләдә чиста татар телендә сөйләшкәндә генә без ана телен саклап калачакбыз”, – диде ул.

Арчаның 4нче балалар бакчасына йөргән Әминә Локманова әнисе Гөлгенә, әтисе Алмаз, Югары Атыда яшәүче әби-бабасы Ләйләрә–Фәрит Абдрахмановлар белән чыгыш ясады.

– Гаилә фестивале була дигәч, уйлаштык та, әти белән әнине дә сәхнәгә чыгарасы килде, чыгыш ясарга булдык, – дип сөйләде Гөлгенә Локманова. – Бөтен бакча белән булыштылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтиләре Фәрит гармунда уйнап, әниләре Ләйләрә ханым җырлап, үзе язган шигырен сөйләп, бергәләп, бик матур чыгыш ясадылар.  “Без бөтен нәселебез белән гармунчылар, -- дип сөйли Фәрит Абдрахманов. – Яшь вакыттан җырлыйм да, гармунда да уйныйм. Әниләре Ләйләрә җырлый”.

– Телевизордан балалар өчен “Шаян ТВ” каналын оештырып дөрес эшләделәр, – дип сөйли Гөлгенә. – Балалар мультфильмнарны татар телендә карый алалар.

...Иртәнге як. Әби белән бабай гөрләшеп чәй эчеп утыралар. Әтәч кычкырганы ишетелә. Улы белән килене, оныклары кайтып төшә. Китә  күрешүләр. Өстәлгә чәк-чәк тә менеп утыра. Әби куанып: “Үзебезчә, татарча булды, телләреңнән куан кызым”, – дип рәхмәт укый. Әнә шулай, күңелләрне кузгатырлык булды фестиваль. Татар теле фестивале. 10 гаиләнең һәркайсы берсеннән-берсе оста итеп чыгыш ясады. Аларны язып та, сөйләп тә бетереп булмый.

Румия Саттарова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X