Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Үзебезнең Әнәс

    Бөтен күңеле белән үз һөнәренә бирелгән, күпме генә еллар үтсә дә аның әхлакый таләпләренә тугры калып яшәүче кешеләр була.

     

    Чирек гасыр гомерен хокук саклау тармагына багышлаган подполковник Әнәс абый Вильданов та шундыйлардан. Кайда гына хезмәт куйса да, эшне һәрчак намус белән башкарган якташыбыз бу көннәрдә гомеренең сигезенче дистәсен ваклый.

    Югалтулы балачак

    Язмышыңа язылган булса, таш йотарсың, ди халык. Балачактан милиционердан уттан курыккандай шүрләгән Шекә егете Әнәс үзе дә тормышын шушы һөнәр белән бәйләр дип кем уйлаган? “Мәктәпкә кергәнче күрше малайлары белән печәнлектә, гәҗит кәгазенә коры печән төреп, төтен чыгардык. Әти шуннан соң: “Милиция чакырам хәзер”, - дип караңгы бүлмәгә ябып куйды. Шуннан бирле авызыма тәмәке алганым юк,  ярты гомерем милициядә үтте”, - дип уенын-чынын кушып искә ала ул елларны әңгәмәдәшем.

    Хәтер йомгагын сүтә торгач, дәһшәтле сугыш урлаган балачакның башка сәхифәләре дә хәтердә яңара... “Миңа сигез яшь тулганчы әти үлеп китте. Сугыштан яраланып кайтты ул. Хәтеремдә: иртәгә кайтарабыз дигән көнне, әни белән әтинең хәлен белергә бардык. Ул мине кочаклап яратмакчы иде. Мин исә куркуымнан: “Бу минем әтием түгел”, - дип елап чыгып йөгердем. Икенче көнне тарантаска ат җигеп, әтине алырга чыгып киткән туганыбыз, аның өзелүен хәбәр итте...”, - ди Әнәс абый. Ун көннән әтисе ягыннан бабасы да үлеп китә. Әмма югалтулар чылбырына әле моның белән генә тәмамланырга язмаган була...

    1948 елда Әнәс Вильданов Шекә җидееллык мәктәбенә укырга керә. Сугыштан соңгы авыр тормыш, черек бәрәңге ашап, ачлы-туклы яшәүләр... Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, 1951 елда кызылча авыруы тарала. “Безне – бер төркем малай-кызны ат арбасына утыртып, Хәтнә хастаханәсенә алып киттеләр. “Мин дә барам!” – дип безгә сигез яшьлек сеңлем Кафия дә иярде. Сау-сәламәт бала, хастаханәгә эләккәч, үзе дә авырый башлады. Сеңлем күз алдымда үлде. Ачыргаланып елаганым бүгенгедәй истә”, - дип авыр хатирәләргә бирлә әңгәмәдәшем..

    Атта да дәрәҗәле

    Шекә җиделлык мәктәбен “бик яхшы” билгесенә тәмамлаган Әнәс абый укуын Яңа Кенәр урта мәктәбендә дәвам итә. Соңрак Үрнәктәге һөнәри училищены да “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый ул. 1960 елда исә Совет Армиясе сафларына алына. Баштарак – Оренбургта, соңрак Белоруссиянең Брест крепостеньдә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән ярты елга иртәрәк кайтып, Казандагы авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1964 елда исә комсомол путевкасы белән Арча эчке эшләр бүлегенә участок инспекторы булып эшкә кайта. Шул көннән бирле төрле дәрәҗәле вазыйфалар башкарырга туры килә. 1975 – 1982 нче елда – Кама Тамагы, 1982-1989 нчы елларда Арча эчке эшләр бүлекләрен җитәкли Әнәс Вильданов. “Кайда гына хезмәт куйсам да, эшне намус белән башкардым. Гаделлек яраттым. Эш дәверендә кыен вакытлар да күп булды. Әмма ничек кенә булмасын, иң мөһиме - халык безне хөрмәт итә иде”, - ди ул.

    Реклама

    Хөрмәт димәктән, яшерен-батырын түгел, соңгы елларда хокук саклау тармагында эшләүчеләрнең дәрәҗәсе шактый төште. Аларга ышаныч дигәнең дә аксый. Тәҗрибәле подполковник моның берничә сәбәбен атый. “Безнең заманда иң беренче чиратта эш, аннан соң гына – гаилә иде. Хәзер исә хезмәткәрләр күбрәк үзләренең максатларын алга куеп, полициядә хезмәт итүне ахыргы чиратка калдырып, формаль рәвештә генә эшли. Элегрәк хокук саклау тармагында эшләүче кеше һәр яклап үрнәк булырга тиеш дигән таләп гамәлдә иде. Хәтта аларның тәртибен, гаиләдә үз-үзен тотышын контрольдә тотучы махсус хезмәткәр дә бар иде. Хәзер алар да бетерелде. Соңгы елларда тикшерүче, суд тарафыннан өстән-өстән генә каралган эшләр дә күбәеп китте. Кеше язмышы, гомере чүпкә әйләнеп бара. Болар бар да кешегә мораль яктан бик зур яра сала. Нәтиҗәдә, халык та полициягә, хокук саклау системасына ачу белән карый. Менә шушы күренешләрне булдырмаска кирәк”, - ди Әнәс Вильданов.

    Әңгәмәдәшем хезмәт куйган елларда милиция хезмәткәре кирәк җиргә ат ярдәмендә барып җитсә дә абруен саклап кала алган. Каракларны “попутка” машинасы ярдәмендә куган чаклар да булган хәтта. “Шулай бервакыт безнең бүлеккә машина урлаулары турында хәбәр килеп иреште. Мин кибеттән өйгә кайтып барам. Бүлектә кизү торучы мине капка төбендә куып җитте дә: “Теге урланган машина яңа гына Арчадан Үрнәк ягына таба китте”, - диде. Кибеттән алган бер бидон сөтне баскыч төбенә куйдым да, юлда очраган беренче машинаны туктатып шуның белән карак куарга киттем. Һәр минут исәптә. Җинаятьчене Үрнәктә куып тотып, барыбер тоткарладым”, - ди Әнәс абый. Дәүләт милкен үзләштерү, колхоз складларын, юл кырыендагы кибетләрне талау аеруча еш күренешкә әверелә ул елларда. Тимер юл янәшәсендә урнашкан Чулпан, Кәче кибетләре бигрәк тә зыян күргән.

    Синсез – яшәү ямьсез

    Бүген Әнәс абыйның хәтер сандыгында нинди генә мактау кәгазьләре, дәрәҗәле бүләк, медаль күкрәк билгеләре юк! Бер кешенең күпме гомере, хезмәт юлы, тырышлыгы сыйган аларга! Әле узган ел гына Әнәс абыйга иң дәрәҗәле бүләк – “Татарстан Республикасының Атказанган эчке эшләр органы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.  Шулай да Әнәс абый аларның барысы да минеке дип мактанырга ашыкмый. “Бу дәрәҗәле бүләк-билгеләрнең яртысын яшьлек һәм картлык дустым Фирдәвес апагызга бирерлек, - ди ул тыйнак кына. - Гаиләгә тиешле игътибар биреп бетерә алмадым дип саныйм. Җитәкче кеше иртәнге җидедә эш бүлмәсендә утыра. Иртүк балалар йоклап кала, кичен кайтканда да йоклаган булалар инде. Балалар тәрбияләү тулысынча хатын өстендә булды. Безнең йорттан кешенең өзелгәне булмады. Аларның барысын каршы алу, тиешенчә кунак итеп озату да Фирдәвес җилкәсендә булды. Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле”.

    Вильдановларны якыннан белгән кеше алдаларга ирек бирмәс, кайда гына барсалар, нәрсә генә эшләсәләр дә Әнәс абый белән Фирдәвес апай гел бергә. Аларның берсен икенчесеннән башка күз алдына китерүе дә авыр. Шулай иңне-иңгә куеп яши башлауларына быел 54 ел була икән инде. Ике ул, бер кызга гомер биргән пар бүген дүрт онык, биш оныкчык шатлыгына сөенеп яши. Уллары Рамил белән кызлары Гөлнараның бүген үз бизнеслары – матурлык салоны белән кибет-кафелары бар. Оныклары Динара да бабасы юлыннан китеп, юрист һөнәрен үзләштергән. Вильдановларның утыз сутый бакчаларында да ниләр генә үсми! Төзелеш эшеннән дә туктаганнары юк. “Гомер буе хәрәкәттә булгач, тик торсак, авырта башлыйбыз без”, - дип шаярта Әнәс абый.

    Аның бу сүзләрен шунда ук Фирдәвес апай эләктереп ала. “Бер-беребезгә терәк булып яшәдек. Бер-беребездән башка беркая бармадык та без. Лаеклы ялга чыккач ел саен путевка бирелсә дә, Әнәс бер тапкыр да миннән башка ял итәргә бармады. Мин пенсиягә чыккач исә ел саен бардык. Минем эшемә дә бик булышты. Без – Арчадагы иң беренче эшмәкәрләрнең берсе. Гел юлда булдым. Ерак шәһәрләрдән товар ташыдык. Әнәс борчылып, ашарга әзерләп, кайтып җитәр, дип юлларга кадәр чыгып көтеп тора иде. Бүгенге тормышыбызга да шөкер итеп яшибез”, - ди Фирдәвес апа. Гомернең сигезенче дистәсенә әнә шулай – сау-сәламәт булып, якыннарыңның кадер-хөрмәте белән түгәрәк, җитеш тормышыңа шөкер итеп аяк басу үзе зур бәхет түгелме?! Шушы бәхетең гомер буе озата барсын үзеңне, Әнәс абый!

     

    Динә Шәкүрова

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: