erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзегез өчен кирәк

Юл-транспорт һәлакәтләре булып тора. Иң йөрәкне әрнеткәне – кешеләр, бигрәк тә балалар зыян күрә, һәлак була.

Шушы юлларны язган вакытта да редакция турысындагы светофор янында, юл аркылы чыгу урынында җәяүлене бәрдерүләре турында җиткерделәр. Зыян күргәне таныш кеше булып чыкты. “Читкә сикереп калмаган булсам, өстемнән чыгып китә иде. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте, медицина ярдәме күрсәтте. Әлегә мин шок хәлендә. Ни дәрәҗәдә зыян алуым соңыннан күренер”, – диде ул хәл белүебез өчен рәхмәтен белдереп.

Аның хәлен аңлыйм. Үземнең үк шаһит булганым бар. Бер генә тапкыр да түгел. Артка сикереп калмаган булса, светофорның кызыл утына ыжгырып килгән җиңел машина кешене бәрдереп китә иде. Күзләренә берни күренми, юл кагыйдәләренә исләре дә китми чаба торганнар бик күп. Әнә шундыйлар китереп тудыра да инде юл-транспорт һәлакәтләрен. Нәтиҗәдә, алар аркасында бер гаепсез кешеләр зыян күрә.

Алдагы атнада гына да республикада 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булып, 70 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган. Бер атнада бит бу! Дөрес, аннан алдагы атна белән чагыштырганда ике очракка кимегән, әмма зыян күрүчеләр саны 6га арткан. 

        Балалар катнашында 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бер бала һәлак булып, 10 бала (4 җәяүле, 3 пассажир, 3 велосипедчы) тән җәрәхәтләре алган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

19 июльдә Апас районында машина йөртү таныклыгы да булмаган кеше руль артына утырган, кызу тизлек белән барып каршы як полосага чыккан һәм юл кырыена төшеп капланган. Нәтиҗәдә, олы яшьтәге хатын-кыз белән 8 яшьлек малай һәлак булган. Бала машина салонында утыртып йөрү өчен каралган махсус утыргычта да булмаган.

Безнең районда ел башыннан балаларны махсус утыргычсыз йөрткән 84 очрак ачык-ланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча машина салонында баланы 7 яшькә кадәр махсус утыргычта йөртү таләп ителә. Әмма дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машинада балаларны тотып торучы махсус җайланманы балага 12 яшь тулганчы файдаланырга тәкъдим итә.

Әле шушы көннәрдә генә Арчада транспорт белән идарә итүче хатын-кызлар ярышты. Шунда берсеннән: “Машинага утыруга иң беренче нишләргә кирәк”, – дип сорадык. Бөтенесен әйтеп чыкты, әмма куркынычсызлык каешы турында онытты. Шунда бер вакыйга искә төште. Аңа күп еллар үтте инде. Ул вакытта автодром Казанбаш басуында иде. Танышым имтихан бирергә барган. Утырып кузгалып кына киткән, имтихан алучы туктатып, машинадан төшереп тә калдырган. Чөнки ул утыру белән куркынычсызлык каешын эләктермәгән.

14 июльдән бүгенге көнгә кадәр безнең районда машиналар бәрелешеп 15 юл-транспорт һәлакәте булган. Зыян күрүчеләр юк. Ә менә куркынычсызлык каешы такмаган өчен шул вакыт аралыгында 51 кеше штрафка тартылган. “Бу хакта онытырга һич ярамый. Ул юлдагылар өчен мәҗбүри таләп булып тора”, – ди Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X