erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзгәрешләр 2021 елның 8 гыйнварыннан көченә керде

Кече һәм урта бизнес өчен

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2425 номерлы карары белән, федераль бюджеттан Россия кредит оешмаларына һәм махсуслашкан финанс җәмгыятьләренә 2019–2024 елларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирелгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 30 декабрендәге 1764нче номерлы карары белән расланган кредитлар буенча, алар алып җиткермәгән табышларны каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

Монда сүз, 2024 ел кереп, кече һәм урта бизнеска инвестицияләргә, әйләнеш акчаларын тулыландырырга һәм рефинанслауга ташламалы ставка буенча бирелә торган акчалар турында бара.

Яңа кагыйдәләр буенча иң югары ставка Россия Үзәк банкының килешүне төзү көненә булган ставкасының 2,75 процентыннан артмаска тиеш. Хәзерге вакытта төп ставка 4,5 процентка тигез, ташламалы кредитларны иң күп дигәндә 7 процент белән бирә алалар. Элегрәк ташламалы займнарны еллык 8,5 процент белән бирәләр иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзгәрешләр 2021 елның 8 гыйнварыннан көченә керде.

Эльвира Мозаффарова,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X