erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Жириновский” ялгыз калган

Мәзәкләр тормышта туа. Беркөнне редакция кызларына: “Жириновскийның фотосын табып куегыз әле, табигать битенә шуны куябыз”, – дидем дә, эш белән китеп бардым.

 

Кайткач, “Тапмадыгызмы Жириновскийны”, – дип сорадым. “Юк шул, күпме эзләсәк тә таба алмадык. Жириновский бер елны Арчага килгән иде, бәлки шул вакыттагы рәсеме кирәктер дип, аптырашып беттек”, – диләр.

Сүзнең болан турында баруын аңлап бетермәгәннәр икән, рәхәтләнеп көлештек.

Бер елны “Заман” ширкәтенә Алтайдан утызлап марал алып кайтканнар иде. Араларындагы күкрәк киереп басып торган бер боланга “Жириновский” дигән кушамат та биреп өлгергәннәр. Яңа төр хайваннарны карарга килүче балалар, өлкәннәр күп булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа ел алдыннан ширкәттә булырга туры килде. Боланнардан бер Жириновский гына калган. Аңа  иптәшкә бер ана марал калдырган булганнар. Хайваннар яшеренеп “бәбиләргә” ярата бит. Әлеге боланбикә дә аулак урын эзләп чыгып киткән. Тик Кенәр юлын аркылганда машина бәргән...

Кенәр юлы гомумән кешеләр өчен генә түгел, җәнлекләр һәм кошлар өчен дә хәвефле. Күптән түгел генә машина белән юл буендагы соры көртлекләрне бәрдереп киттеләр. Чиканас урманы турысында кабанны бәрдерделәр.

Руль артындагылар юлларда саграк булсыннар иде инде.

Ә Мәскәүдәге Жириновский Арчага чынлап та килгән иде. Поезд белән, ялкынлы чыгыш ясады, 10ар сум акча өләште, икенче килгәндә 100әр сум өләшәчәкмен, дип вәгъдә итте. Поезд кузгалганда башын тәрәзәдән тыгып: “Уничтожим всех жуликов!” – дип кычкырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X