Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Зилә халыкара конкурстан җиңү яулап кайтты

    Арча сәнгать мәктәбе укучысы Зилә Мифтахова “Талантлар дуслыгы” XI Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында катнашып 1 урын яулап кайтты.

    Конкурска Зилә стильләштерелгән татар биюен тәкъдим иткән. Биюне укытучысы Эльза Камалова белән бергәләп өйрәнгәннәр. Гомумән, Зилә бар яклап талантлы. 3 нче сыйныфта гына укыса да, быел инде ул Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәктәптә укытучыларына үзе җырлап, биеп, синтезаторда уйнап аерым концерт куйган.

    Ноябрь аенда ул Бөтенроссия конкурсына барырга әзерләнә. Зиләгә уңышлар юлдаш булсын!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: