erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зиннур бай складлары булган бинага күптән кул тимәгән булган

​​​​​​​1 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Арча районында булды.

1 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Арча районында булды.

Ул Арчаның В.Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбендә Белем көнендә катнашты. Аннан соң район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Лотфулла Шәфгуллин  белән Мөндеш авылында яңа клуб төзелешен, яңа ачылган спорт мәйданчыгын карадылар, Сәрдәбаш авылында ныклап төзекләндерелгән клубны ачу тантанасында катнаштылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

60нчы еллардан бирле клуб хезмәтен үтәгән элеккеге Зиннур бай складлары булган бинага күптән кул тимәгән булган. Ниһаять, ул быел республика программасы нигезендә ныклап төзекләндерелде. “КСМ” ширкәте егетләре биредә күңел җылысын биреп, җиренә җиткереп эшләгән. Түбәсе, диварлары, эчке бизәлеше тулысынча яңартылган клубны хәзер танырлык түгел. Килгән кунаклар авыл халкына мәдәният учагын гөрләтеп эшләтүләрен теләделәр. Авыл – милләтнең рухын саклаучы  төп терәк булырга тиеш, дигән фикерне җиткерде министр биредә җыелган мәдәният хезмәткәрләренә. Моның өчен республикада бик күп эшләр башкарыла. Район башлыгы да авылда яшәүчеләр өчен дәүләт тарафыннан каралган төрле ярдәм чараларын санап күрсәтте. Җирлек башлыгы Вәзир Сәгыйтов әйтүенчә, Шушмабаш авыл җирлеге мисалында да моңа инанырга мөмкин. Быел гына Шушмабашта балалар бакчасы ныклап төзекләндерелде, Носы, Сәрдәбаш авылларына асфальт юллар килгән, яшәү һәм ял итү өчен биредәге халыкка барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Яңартылган клубта Сәрдәбаш авылының “Туым Җондызы” фольклор ансамбле, район үзешчәннәре тәүге концерт куйдылар. Күршеләрнең сөенечен уртаклашырга хәтта Мари Иле республикасының Сәрдәял авылыннан “Болын марилары” фольклор ансамбле дә килгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре