Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Зират коймасына сөялеп бер ханым тора. “Эх, балам, бик яшьли китеп бардың шул”, – ди күз яшьләренә буылып

    Кызы Гүзәлия әтисен төштә күргән булган

    10 июльдә “Булгария теплоходы батканга нәкъ ун ел тулды. Һәлакәттә якыннарын югалтканнар өчен ул гомерлек төзәлмәслек яра. 

            1955 елда төзелгән “Булгария” теплоходы Кама Тамагы районында, диңгездә дә түгел, Идел елгасында яр буеннан өч чакрым ераклыкта 18 метр тирәнлеккә батты. Болгарга сәяхәттән кайтып килгән көймәдәге 201 кешенең 122се корбан булды. Шуларның 28е балалар иде.

    Ул көнне Зур Бирәзәдә яшәүче Сания апа Мифтахова да иң якын кешеләрен – улы Илнур һәм килене Гөлназны югалтты. Элек-электән беләм мин Сания апаны. Әнием белән бик якын аралашалар иде. Гомер буе кибетче булып эшләде. Җор күңелле, ачык йөзле, моңлы апа. Концертларда җырлавы да хәтердә. Анага килгән бу хәсрәт минем күңелгә дә ук булып кадалды.

    Зур Бирәзәгә Сания апа белән очрашырга төшәсемне белгәч олы кызым Миләүшә: “Әни, хәтерлисеңме, ул теплоходка гаилә белән барырга дип син дә билет аласы идең. Билетлар беткән булып чыкты. Аннан ничектер онытылды”, – диде. Минем хәтердән чыгып киткән, ә аның әле дә исендә икән. “Язмыш шул инде ул, кызым. Гомеребез бетмәгән булган”, – дидем.

    Күпме гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килде бит ул сәяхәт. Сания апа белән шул көнне искә алып сөйләшеп утырабыз.

    – Шимбә көнне китәселәр булгач, җомгадан безгә төшеп кундылар. Арчада яшиләр иде. Улым тәрәзәләрне буяды, берсен кадакларга кирәк, соңрак буяп бетерермен, диде. Мунчага керделәр. Ул көнне төнге өчкә кадәр сөйләшеп утырдык. Икенче көнне иртән Гөлназ эшкә китте, Илнур йоклап калды. “Киткәнче эшләреңне бетер инде”, – дип уяттым. “Әни, мин төшемдә болганчык сулар күрдем, нәрсәгә икән?” – диде уянгач. Аптырап калдым. Барма, дисәм, бер көнгә дә баланы алып каласы килми, дип уйламасын, дидем. 2 яшь тә 7 айлык кызлары Мәликәне миндә калдырдылар, олысы Энҗе Балтачта Гөлназның әниләрендә иде. Эшкә дә кереп чыгасым бар, дип чыгып китте. Машинасына утырыр алдыннан тагын “әллә бармыйсыңмы?” – диясем килде. Эх, шул чакта әйткән булсам...

    ...Якшәмбе көнне көндезге беренче яртыда шалтыратып, кайтырга чыгулары турында хәбәр итәләр.

    Реклама

    – Бер тулып икенчеләр киткән иде, үземә торырга урын таба алмый башладым. Күлмәгемне салып атып идәндә ауныйм, тәгәрим. Нәрсә булды соң миңа, дим. Күршедә генә апам яши. Баланы алдым да аның янына кереп киттем. Анда да тора алмадым. Тагын шуларга юнәлдем. Өченче киткәндә элекке хәлемә кайттым. Кичке 8 тулганда Энҗе шалтыратты. “Теплоход баткан. Безнекеләр өченче катта булган. Зыян күрмәгәннәр”, – диде. Апаларга йөгердем. Апа да, җизни дә белгәннәр, тынычлап йокласын, дип әйтмәгәннәр. Алар белән телевизор каршында иртәнге бишкә кадәр утырдык. Мәскәү сөйли, Казан бер сүз әйтми. Кызым Гүзәлия белән киленнең энесе Казанга киттеләр. Сишәмбе көнне кич Гөлназны таптылар, Балтачка алып кайттып күмделәр. Илнурның гәүдәсен чәршәмбе көнне көндез коры җирдә тапканнар. Өч ел моряк булып хезмәт иткән иде ул. Яр кырына йөзеп чыккан, күрәсең. Ничек үлгән, бер Ходай гына белә.

    Илнурны күмәргә бөтен авыл, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, бу хәлгә йөрәкләре әрнегән таныш булмаган кешеләр дә җыела. Тик Сания апаның хәле аларны күрерлек булмый. Чат башына җиткәч, аңын югалтып егыла. Өй янында саклап торган ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә. Беренче ярдәмне күрсәтәләр. “Зиратка барам”, – дидем. Улымны салкын җир куенына тыкканнарын зират кырыена басып карап тордым, – диде Сания апа.

    – Кызым Гүзәлия әтисен төштә күргән булган. Тиз генә аш пешерергә кушкан. Өч-дүрт котлет пешереп бирәм, дигән кызым. Әйтеп кергән бит, өч-дүрт көннән Илнурым әтисе янына китте. Улым үлгән көнне күпме стенада эленеп торган сәгать төшеп ватылды, – дип искә ала елый-елый күз яшьләре дә калмаган ана.

    Илнур Мифтахов эчке эшләр бүлегендә эшли иде. Пенсиягә чыгарына җиде ае калган булган. Исән булсалар, августта Гөлназга 45, Илнурга 50 тулган булыр иде. Ул вакытта Сания апа алып калган кызлары Мәликәгә хәзер 13, олы кызлары Энҗегә 22 яшь тула. Ул әтисе юлыннан киткән, юридик белем ала. “Сигез ел буе килеп йөрделәр, тик соңгы ике елда безгә җибәрмиләр. Сәбәбен дә әйтмиләр”, – дип өзгәләнә Сания апа. – Ел саен 10нчы июль көнне Казанга елга портына бара идем. Ике ел инде коронавирус аркасында юлга чыга алмадым”.

    ... Зират коймасына сөялеп бер ханым тора. Сания апа ул. “Эх, балам, бик яшьли китеп бардың шул”, – ди күз яшьләренә буылып. Ана хәсрәтен еллар гына юкка чыгара алмый шул. Ул гомер буена йөрәктә саклана.

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: