erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзизоляциядә бөтен гаиләсен үтергән

64 яшьлек Казим Джашеевның үзизоляция ае хатынын һәм балаларын үтерү белән тәмамлана.

Бу хәлнең сәбәпләре әлегә кадәр сер булып кала. «Комсомольская правда»ның мәгълүматлары буенча, 20 апрель иртәсендә ир-ат кулына пычак ала. Һәм чиратлап 65 яшьлек хатыны Әминәтне, кызы Әниятне һәм улы Алимне пычак белән чәнчеп үтерә. Шуннан соң Казим абыйсына шалтырата һәм соңгы үтенечен яңгырата: "Безне бер табутта җирләгез", - ди. Трубканы куя да, тормыш белән исәп-хисап ясарга тырыша. Абыйсы шунда ук полиция чакырта. — Черкесск шәһәре буенча тикшерү бүлеге «ярдәмчесез хәлдә булган ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатты, — дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. — Җинаять кылуда медучреждениегә китерелгән ир шикләнелә. Әле аннан сорау алу мөмкин түгел, Казим реанимациядә ята. Табиблар аның гомере өчен көрәшә. Алты экспертиза билгеләнгән, алар гаиләдә булган хәлгә ачыклык кертә алачак. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Фото: mk.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/zizolyatsiyad-b-ten-gail-sen-terg-n-229706/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X