erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзизоляциядән кайчан чыгачакбыз?

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова гомум үзизоляция сәбәпле кертелгән чикләүләрне бетерүнең 3 этабын атады. Ул аларны Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә атады.

Аның сүзләре буенча, бу процесста өч күрсәткеч искә алыначак:

авыручанлык артуының темплары (ягъни вирус йоктыруның яңа очраклары), чирлеләрне урнаштырыр өчен буш койка-урыннар булуы һәм тестлар үткәрү колачлыгының күрсәткечләре.

Инкубацион чор белән бәйле бу барлык күрсәткечләр дә 1 яисә 2 атна эчендә бәяләнә”, – дип аңлатты ведомство җитәкчесе.

Попова үзизоляциядән чыгу этапларын ишеттерде. Тәүдә кешеләргә урамда спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт итәчәкләр, соңыннан белем бирү учреждениеләре белән сәүдә нокталары эшли башлаячак. Өченче этапта парк һәм скверлар ачылачак. Әмма гражданнар дистанцияне үтәргә бурычлы.

Анна Попова шуны да искәртте: эпидемиологик ситуация начарайган хәлдә чикләүләрне янә кертергә мөмкиннәр.

Киңәшмә барышында Путин төрле төбәкләр коронавирус эпидемиясенә карата төрлечә эш итәчәк дип билгеләде. Кайдадыр чикләү чараларын йомшартырга, кайдадыр аларны саклаулары яисә тулыландырулары ихтимал диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Lenta.ru

Фото: "Мәскәү" агентлыгыннан.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/zizolyatsiyad-n-3-etapta-chigachakbiz-255008/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X