Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Зәхмәтле урынмы әллә бу?!

    Тәрбияне әти-әниләр башларга тиеш

    14 ноябрь көнне  кичке 6нчы 15 минутта Банк урамында “Шевроле Ланос” машинасы җәяүлене бәрдерә. 16 яшьлек кыз бала тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча тикшерү алып барыла. Рәсми булмаган мәгълуматларга караганда, авариядә зыян күргән кыз Арча үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәвалана. Аның башына зыян килгән (черепно-мозговая травма), хәле уртача авырлыкта, тормышына куркыныч янамый. Бүген аны Казан республика балалар клиник хастаханәсенә яки травма үзәгенә җибәрергә җыеналар. Без зыян күрүченең тизрәк савыгып аякка басуын, якыннарына, әти-әнисенә сабырлык, сәламәтлек, авыр сынауны күтәрергә Аллаһы Тәгаләнең көч бирүен телибез.

    Шушы хәбәрне ишетүгә йөрәк жу итеп китте. Тагын Банк урамы, тагын кешене бәрдергәннәр. Ни хикмәт соң бу? Күптән түгел генә җәяүле юл аркылып чыгу урынында машина бәрдереп, ике балалы хатын һәлак булды. Хәзер менә тагын шундый хәл. Нинди урын булды бу? Кем гаепле? Транспорт белән идарә итүчеләрме? Сүз дә юк, бик каты йөриләр. Трасса да дип тормыйлар, шәһәр эче дә димиләр. Бармыйлар, “очалар”.          

    Җәяүлеләр үзләреме? Игътибар җитеп бетмиме? Әллә сансызлык куәтлеме? Шунда гына махсус юл аркылу урыны, “зебра”, әмма анда барып торасылары килми, кая туры килә, шуннан аркылып чыгалар, туры да түгел, кыегайтып, юлны озынайтып. Безнең күз алдында гына ничә кеше, хәтта балалар белән, тиешсез урында юл аркылып чыктылар. Арча үзәгендә ни галәмәт? Аркылысын-буен иңләп йөриләр. Азрак сакланырга кирәк бит инде. Үзебездән тыш безнең гомер турында кем кайгыртсын. Ашыккан, кабаланган булабыз. Бик ашыгып машина астына эләксәң кирәк җиргә вакытында барып җитә аласыңмы соң?

    Әллә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан контроль җитеп бетмиме? Я булмаса җитәкчеләр тиешле чараларны күрмиме?

    Шушы сорауларга җавап эзләп журналист тикшерүе үткәреп карарга булдык. Урынга чыгып, мөмкинлекләрне барладык. Шунда гына автобус тукталышы. Җәяүлеләр өчен юл аркылу урыны. Мелиоратор ягыннан килгәндә ясалма күтәртмә бар. Арчадан менгәндә дә ясалган ул, тик анысы зебрадан хәйран гына ерак. Куркыныч тудыра торган бернәрсә юк сыман. Аномаль урын дип әйтеп булмый. Димәк, бу юл һәлакәтләре шулай бер-бер артлы туры гына килгән?!

    Кем гаепле

    Шулай да юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сагында торучылар бу хакта нәрсә әйтер икән? Әлеге сораулар белән без Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗинга мөрәҗәгать иттек.

    – Әйе, шушы тирәдә соңгы вакытта бер-бер артлы ике юл һәлакәте булды. Беренчесе юл аркылып чыгу урыны турысында һәм транспорт белән идарә итүче гаебе белән. Ә монысында җәяүле үзе гаепле. Беренчедән, җәяүлеләр өчен тротуар бар. Бу кыз бала машина юлы кырыннан барган һәм зебрага 30-40 метр кала тиешсез урында юлны аркылып чыккан. Шулай ук зебрада да як-якларына каранып тормыйлар, куркыныч янамавына инанып бетмиләр, юл чыга башлыйлар. Нинди хәл булмас? Туктап бетсен машина, аннан юлыңны дәвам ит. Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 4.5 маддәсе нигезендә махсус көйләнмәгән юл аркылу урыннарыннан якынлашып килүче машинаның нинди ераклыкта булуын, аның нинди тизлектә килүен, куркыныч тудырмавын аңышып беткәннән соң гына җәяүлеләр машина юлына чыгарга тиеш. Бу кагыйдәне бозучылар бик күп. Төрле урында юл аркылып чыгып, турыдан гына да түгел, кыеклап йөриләр, алар үзләренә генә куркыныч тудыралар бит. Өстәвенә кайберләре колакларына наушниклар тыгып, кулларына телефон тотып, башка капюшон киеп йөри. Ул очракта машина кычкыртканы да ишетелми. Быелның ун аенда гына да районда 248 җәяүлегә беркетмә төзелде. Узган ел ул сан 196 булган. 26 процентка арткан.

    Контрольне югалтмаска кирәк

    – Транспорт белән идарә итүчеләр арасында да, хәтта җәяүлеләр юл аркылу урынында да, җәяүлеләргә юл бирмәүчеләр еш очрый. Аннан бик кызу да йөриләр...

    – Әйе, килешәм. Җәяүлеләрне генә гаепләргә теләмим. Хәзер юллар яхшы, күбесендә чит ил машиналары. Нинди тизлек белән баруы сизелми. Шәһәр эчендә бары сәгатенә 60 километр/сәгать белән генә йөрергә рөхсәт ителә. Штрафы 20 километр/сәгать өстәлеп, 80 километр/сәгатьтән башлап салына. Яхшылабрак уйласаң, бу инде зур тизлек санала. Шуңа шоферларга да тиешле тизлек белән генә йөрергә, шул ук вакытта һава шартлары, күрүчәнлек, хәрәкәтнең нинди булуына да игътибар итәргә кирәк. Руль артына утырганнар икән, алар һәрвакыт үзләре идарә иткән транспорт чарасы хәрәкәтен контрольдә тотарга, куркыныч туган очракта тизлекне киметә, хәтта туктап кала алу өчен мөмкинлек тудырырга тиеш. “Тоннель” операцияләре вакытында 10 айга 322 җәяүлеләргә юл бирмәгән шоферга беркетмә төзелде. Узган елның шушы чорында ул 191 булган. 68 процентка арткан.

    Яктылыкны көчәйтергә кирәк

    Без юл һәлакәте булган урыннарны видеога төшереп инстаграмга куйган идек. Көн дә шул юлдан йөргән кешеләр, транспорт белән идарә итүчеләрнең фикерләре белән кызыксындык. Барысы да урамнардагы караңгылыкка басым ясый. Сез бу хакта ничек уйлыйсыз?

    – Бу урынны мин куркыныч участок, дип бәяләмәс идем. Көз үзе үк күзне алдый торган караңгы вакыт. Бик иртә караңгы төшә. Беренче кар яуганчы шулай булачак. Шуңа аны истә тотып транспорт белән идарә итүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә бик сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Яктылык кайтаручы элементлар булуы кемгәдер түгел, ә кешенең үзе өчен уңайлы. Кибетләрдә бар, кыйммәт тормый. Дөрес, алар шәһәрдән читтәге юлларда файдалану өчен. Ә шәһәргә килгәндә, бу фикерләр белән килешәбез һәм җәяүлеләр өчен юл аркылу урыннарын яктыртуны көчәйтергә уйлыйбыз.

    Редакциядән. Юлларны яктырту, юл билгеләре кую, ясалма күтәртмәләр ясау район башкарма комитеты карамагында. Фикерләр, тәкъдимнәр булганда аларга мөрәҗәгать итә аласыз.

    Ә зебраны ясап куюның үз нормативы бар. Аларның арасы 200-300 метрдан да ким булмаска тиеш. Безнең шәһәрдә алар болай да бик еш эшләнгән. Аннан әлеге урында икенче яктан да ясалма күтәртмәлек ясамый булмас, дигән фикергә килдек.

    Тәрбияне әти-әниләр башларга тиеш

    – ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан контроль ничегрәк? Пропаганда алып барыламы?

    – Пропагандага без бик зур урын бирәбез. Даими рейдлар, ай саен “Тоннель” операциясе үткәрәбез. Алдагысы Арча үзәгендә кичке якта үтәчәк һәм анда җәяүлеләр игътибар үзәгендә булачак. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча вакытлы матбугатта 259 мәгълүмат бирелгән. Узган елга караганда 43 процентка күбрәк. Мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар оештырабыз, катнашабыз. Безнең эш кайберәүләр уйлаганча штраф салу гына түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны барлау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтү. Өч юл-патруль хезмәте бар. Участок инспекторлары ярдәмгә килә. Көчтән килгәнчә эшлибез. Тик безнең тырышлык белән генә булмый. Тәрбияне балачактан ук әти-әниләр башларга тиеш. Бар нәрсә, беренче чиратта, кешенең үзеннән тора.

    Теги: Арча
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: