erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зөлфирә Зарипова: тренер яки турагентмы

Яшь каләм остасы яза.

Зөлфирә Зарипова: тренер яки турагентмы?

Гади генә кеше түгел ул. Аның белән якыннан танышу да: «Рүзәл, мин сине бүтән бер җиргә дә алып бармыйм! Арчага кайтып кына җитик әле!..» – дигән сүзләрдән башланды.

Әлеге хәл Ижауда уза торган «Шудкар» фестивалендә – минем беренче «иҗади командировкам»да булды. Әле ни өчен шулай янаганнарын да аңламыйм бит! Уйлап карасаң, белмәгән шәһәрдә кичен кибеткә генә чыгып кердем. Ә бу вакытта башкалар белән бәйгегә эш тә әзерлисе, һәр адымың турында җитәкчегә дә әйтеп торасы булган икән!

...Әлбәттә, алга таба мине барыбер Арчаның «Нур» балалар телерадиостудиясенә кабул иттеләр. Ә Ижауда ишетергә туры килгән янаулар «сугышчан чукындыру» гына булган, югыйсә! Инде 2008 елдан бирле нәкъ менә шулай итеп студия җитәкчесе Зарипова Зөлфирә Мәннәф кызы һәр баланы үзенчә шүрләтеп журналистика дөньясына алып кереп китә.

Зөлфирә Зарипова: тренер яки турагентмы?, изображение №1

 

Кечерәк вакытта бу оста укытучы белән шөгыльләнү турында мин хыяллана гына идем. Чөнки журналистның кем икәнен дә белмәгән баланы ул берничә ел эчендә медиа өлкәсенең якты йолдызы итә ала. Фәнзилә Мостафина, Динә Шәкүрова, Зилә Сабитова, Талия Төхфәтуллина, Алия Сабирова, Зөлфия Хәсәнова – болар барысы да аның канаты астыннан чыгып, хәзер дә уңышлы хезмәт куючы журналистлар. Алар һөнәри белемнең күп өлешен нәҡъ менә Зөлфирә Зарипова җитәкләгән «Нур» телестудиясендә алган.

Ә бит әлеге эш педагогтан күпме тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Бу күзлектән чыгып караганда, Зөлфирә Мәннәфовнаны чын спорт тренеры диярсең. Чөнки ул үзе дә: «Мин сезне танылган тренер Анатолий Тарасовның кырыс алымнары белән тәрбиялим!» – дия иде. Моның белән килешмичә дә булмый, чөнки һөнәри белем бирүдән тыш, ул сине мөстәкыйль тормышка да әзерли, рухи яктан да ныгыта.

Тик укытучыбызның һөнәри күнекмәләре моның белән генә чикләнеп калмый әле. Чөнки ул туристик агентлыкта да намуслы хезмәт куя кебек. Мәскәү, Чиләбе, Туапсе, Төмән, Симферополь – җитәкчем миңа гына «күрсәтергә өлгергән» шәһәрләр әле бу.. Чынлыкта исә студиянең иҗади сәяхәтләре Россия белән генә дә чикләнми. Һәм шунысы мөһим: «нур»лылар кая гына бармасын, бер бәйгедән дә җиңүсез кайтмый!

Зөлфирә Зарипова: тренер яки турагентмы?, изображение №2

Зөлфирә Зарипова: тренер яки турагентмы?, изображение №3

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зөлфирә Зарипова: тренер яки турагентмы?, изображение №4

1 из 3

 

Ә бу уңышлар укытучының балаларны үзенә карата белүеннән дә тора бит. Әйтик, әлеге сәфәрләрдә Зөлфирә Мәннәфовна гел башыңа кияргә кушучы әниең дә, ашатып торучы әбиең дә була белә. Нәкъ менә шушы онытылмаслык мизгелләр белән ул күңелгә тагын да ныграк үтеп керә.

Башта усаллыгы белән куркытып куйса да, минем өчен тора-бара ул «нур»лы әниемә әверелде. Аның һәр укучы өчен янып торуы да аерым игътибарга лаек бит. «Үз балаларым өчен дә моның кадәр тырышканым булмагандыр», - дип тә көлеп куйгалый ул кайчакта. Вакыты белән моңа ышанып та куясың хәтта. Чөнки дистәләгән балага дөрес юнәлеш бирүдән тыш, син шул ук вакытта гаиләңдә дә «җылы» мохит булдырырга тиешсең. Зөлфирә Зарипова – боларның барысын да уңышлы алып бара алучыларның ачык мисалы. Хәзер андыйларны бармак белән генә санарлык!

Һөнәри юлын гади рус теле укытучысыннан башласа да, хәзер ул радио, телевидение өлкәләрен дә бик яхшы өйрәтүче санаулы педагогларның берсе. Холкы буенча гел алга омтылырга тырышуы өчендер, бүген дә ул моның белән генә чикләнми – Мәскәү режиссерлары тәҗрибәсен туплап, балаларны кино серләренә төшендерә.

Шулай итеп Зөлфирә Зәрипова хәзерге көндә дә дистәләгән баланың киләчәген маяк булып яктырта. Шуларның һәрберсенең йөрәгендә ул да озак еллар дәвамында гел маяк булып балкысын иде!

Автор: Рүзәл Шәрипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X