erid:2VtzquqpS7d
Зөлфия Шакировадан кабак согы рецепты
Арча яңалыклары

Зөлфия Шакировадан кабак согы рецепты

“Көз – ул тәмле җимешләр өлгергән вакыт. Бүген мин бик файдалы булган кабак согы яптым. Кабакны яшелчә дисәләр дә, ул – җимеш. Кабакның согын гына түгел, пирогын да, ашын да, кайнатмасын да яратып әзерлим. Ясарга да мәшәкате юк”, - ди Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова.

Җырчы кабак согын әзерләү серләре белән уртаклашты.

“6 литрлы кастрюльгә кабакны шакмаклап турап урнаштырабыз. Өстенә кабакны капларлык итеп су салабыз. Кайнап чыкканнан соң, 15 минут пешерәбез. Аннан соң суынырга куеп торабыз. 10 минут суынгач, блэндер белән изәбез. Шуңа 2 әфлисун согы салабыз, 250 грамм шикәр комы һәм 0,5 аш кашыгы лимон кислотасы өстибез. Яңадан кайнатып чыгарабыз. Аннары стерильләшкән банкаларга тутырып ябабыз. Тәмле булсын!” - ди Зөлфия Шакирова.  

 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/zlfiya-shakirovadan-kabak-sogy-retsepty


Нет комментариев