erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ZOOM системасы аша семинар узды

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты

Лесхоз урта гомуми белем мәктәбендә ( ZOOM системасы аша) татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үткәрелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

    20 нче ноябрь көнне  Лесхоз урта гомуми белем мәктәбендә ( ZOOM системасы аша) татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үткәрелде. Семинарның төп максаты- чит телле укучыларны татар теленә  өйрәтүдә  кулланылган метод һәм алымнарны өйрәнү, татар теле укытучыларының эш тәҗрибәләре белән танышу. Семинар барышында татар теле укытучылары Дәүләтьярова Л.Г. 3 нче сыйныфның рус төркемендә “Минем гаиләм” темасына, Гыйләҗиева Г.Х.7б сыйныфында “Хәл фигыльләрне кабатлау” темасына осталык дәресләре күрсәттеләр. Дәресләр кече һәм урта яшьтәге  укучыларга тел өйрәтүдә уен технологиясенә корылган элементларга бай булды, уенның белем алуга мөһим этәргеч булуына басым ясалды. Семинар ахырында “Җәннәт аналарның аяк астында” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара күрсәтелде. Чара барышында , аналарны зурлап, укучылар  шигырьләр сөйләделәр, җырладылар , сәхнәләштерелгән әсәрдән өзек күрсәттеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X