erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зур Бирәзә авылы мәчетенә ай куелды

Бүген Зур Бирәзәдә төзелеп килүче мәчеткә ай кую тантанасы узды.

Авыл халкы бу вакыйганы зарыгып көткәндер. Чөнки тирә-якта мәчетесез авыллар калмады инде диярлек. Сабыр иткән - морадына җиткән диләрме. Бу очракта да озак көтүләренә күрә яңа мәчет бик мәһабәт, якты, күңелләргә нур биреп тора торган булып җитеште. Ә иң гаҗәбе - ике ай эчендә буш урында калкып чыкты ул ! Әкияттәге кебек ел үсәсен көн үсте.

 Бу игелекле эшне гамәлгә ашыручы АТП ширкәте җитәкчесе Рүзәл ага Гәрәев белән мәчет төзелешенең беренче көннәреннән үк тыгыз элемтәдә булдык.

- Ялгыша күрмәгез, мин түгел, Аллаһы Тәгаләнең көдрәте төзетә мәчетне, - ди ул.

Әйе, дөньяда бар нәрсә дә Аллаһының теләге белән башкарыла. Әмма һәр эшнең дә сәбәбенә керешүче була. Бу изге эшегез өчен Раббыбыз әҗер савапларын мулдан бирсен, Рүзәл Баязитович. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тантанада катнашкан якташларның һәм кунакларның уртак фикере бу. Мөхтәрәм кунаклар күп иде бу тантанада : Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм башкалар. Алар  да үз чыгышларында мәчет төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерделәр.

Бүген җыелган халык тагын бер шатлыклы вакыйганың да шаһитлары булды. Мәчет янында саф сулы чишмә дә ачылды. Соңрак мәчеттә беренче җәмәгать намазы укылды.

Аллаһ йорты һәрвакыт шулай намаз укучы мөселманнар белән тулы булып, авылга иман нуры биреп торсын! Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X