erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зур сынау алдыннан

Быелгы урак өсте чыннан да зур сынауга тиң булачак. Чөнки быел уңышның яхшы булачагына шик юк. Әмма күп нәрсә һава торышына, әзерлеккә, оешканлыкка бәйле.

– Уракка августка чыкмыйча керешеп булмаячагы ачык, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Дөрес, шепкәнне июль ахырында сугып алалар иде, монысы да һава торышына бәйле. Алдагы көннәрдә температураның түбәнәюе, яңгырлар көтелә.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы да быел урып-җыю техникасының әзерлеген кабул итүне гадәттәгедән иртәрәк башларга булган. Безнең районга министр урынбасары Рафаэль Фәттахов кайтты. “Арча районы игенчелек буенча  республикада алдынгы урында, – диде ул. – Быел да шулай булыр, дип ышанабыз. – Алда катлаулы урак өсте көтә, эшкә керешкәнче әле бераз вакыт бар, төгәллисе эшләрне төгәлләп бетерергә кирәк”.

Комиссия бу көнне “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Заря”, “Северный”, “Кырлай” ширкәтләрендә, элеваторда булды.

– Безнең хуҗалык урып-җыю эшләренә әзер, – диде “Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Механизаторлар җитә, түләү, кызыксындыру чаралары белән таныштырдык. Быел ашлыкны, кукурузны сыттырып җиңсәләргә тутыру ысулын кулланмаска булдык. Катнаш азык итеп әзерләп ашату файдалырак дигән нәтиҗәгә килдек.

Шөкер, районның күпчелек хуҗалыкларында ашлык киптергечләр бар хәзер. Быел алар бик кирәк булыр кебек. Бәхеткә, безнең элеваторыбыз бар. Соңгы елларда хуҗалыклар аннан бик файдалана. Ашлыкны киптереп тә бирәләр, сакларга да куярга була. Мул уңышка элеватор коллективы бик шат.

– Без яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә әзер, – ди директор Ләйсән Әһлиуллина. – Дөрес, әлегә бәяләр төгәл билгеле түгел, узган елгыдан бик артмастыр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Заря” ширкәтендә урып-җыюда катнашачак техниканы, алар янындагы механизаторларны күреп гаҗәпләнеп тә куйдык. Биш ел эчендә күпме яңарыш! Инвестор Рәдиф Закирҗанов сөйләгәннәрдән шул аңлашыла – җирне кадерләсәң, җитәрлек сыен бирсәң ул да сиңа бише белән кайтарып бирә. Лаеклы хезмәт хакы түләгән урында кешегә дә кытлык юк. Чөнки алар хуҗа кешенең алдамаячагын  белә, аңа ышана.  Шурабашка әнә Пошалымнан кадәр килеп эшлиләр.

“Северный” ширкәтендә игенчелек культурасы югары. Яңа сортлар, заманча технология үз нәтиҗәләрен бирә. Ширкәт басуларында яхшы уңыш көтелә.

“Кырлай” ширкәтендә мондый дәрәҗәдәге әзерлекне күргән юк иде әле. Андагы техника! Механизаторларның күбесе яшьләр. Иң күп бәрәңге игүче хуҗалыкның бәрәңге алу техникасы да әзер.

Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалыкларның урып-җыюга җитди әзерләнүләрен билгеләп үтте, игенчеләребез сынатмас, дигән ышаныч белдерде.

Урып-җыюга әзерлек буенча беренче урын “Кырлай” ширкәтенә бирелде. “Яңарыш” ширкәте – икенче, “Заря” ширкәте өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X