erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зәйнәп Зөфәр белән аерылышканмы?

Әлеге сорауга Зәйнәп Фәрхетдинова "Интертат" хәбәрчесенә биргән интервьюда ачыклык керткән.

Бу сүзләр дөрес түгел. Мин бит үзем генә гастрольләргә чыгып киттем, аерым команда тупладым. Зөфәр: «Зәйнәп, мин бүтән эш белән шөгыльләнеп карыйм. Әгәр көчен җитә икән, үзең йөр», — диде. Ул, нигәдер, икенче юнәлешкә күчәргә теләде, аның башка эш белән шөгыльләнәсе килә. Без аерылышмадык, Аллам сакласын! Зөфәр - беренчедән, миңа стимул бирүче кеше. Әлбәттә, кәефемне бозган чаклары да була инде. Әмма без, иҗат кешеләре буларак, сәхнәдә бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Зөфәр - сәләтле, бик музыкаль кеше. Ул профессиональ яктан үз сүзен әйтә белә, мин аны аңлыйм. Әлбәттә, өйдә сүзгә килүләр, бәхәсләшүләр булмый тормый, ләкин концертта без һәрвакыт бер дулкында. Өйнең - өй, ә сәхнәнең сәхнә булуын онытырга ярамый. Ир буларак, дигәннән, Зөфәр абыең начар кеше түгел. Әгәр кызым булса, аның Зөфәр кебек кешегә кияүгә чыгуын теләр идем. Ул хатын-кызга карата яхшы мөгамәләдә, үзе әйбәт күңелле, тәрбияле кеше. Мәхәббәт тә булды, без яратышып өйләнештек. Әмма, яши торгач, үзара хөрмәт булуы беренче урынга чыга". Фото: tatar-inform Автор: Резеда Галикәева

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://baltaci.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/zynp-zfr-beln-aerylyshkanmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X