Диктантны 150 кеше язган.
Туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү максатыннан оештырылган "Татарча диктант" дөньякүләм белем тикшерү акциясенә Иске Чүриле урта мәктәбендә укучылар, укытучылар һәм ата-аналар бик теләп кушылды. "Искиткеч бай, аһәңле туган телебезне саклап киләчәк буыннарга тапшыру - безнең төп максатыбыз. Мондый чаралар да телгә кызыксыну уятуга ярдәм итә", - дип фикерләре белән татар теле укытучысы Гөлназ Илгать кызы Һидиятуллина уртаклашты.
Нет комментариев