erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Бөтенроссия яшь галимнәр конференциясен узачак

21-22 октябрьдә узачак.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы 21-22 октябрьдә «Хаков укулары – 2026» бөтенроссия яшь галимнәр конференциясен үткәрә. Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итте. Конференциянең төп фәнни юнәлешләре В.Х.Хаков мирасы, төрки телләр, Россия халыклары, билингвизм белән бәйле. Фәнни материаллар электрон җыентык булып басылып чыгачак.

Конференциядә 35 яшькә кадәр булган бакалавр, магистр, аспирантлар, яшь укытучылар, белгечләр катнаша ала. Эшләр 15 октябрьгә кадәр татар, рус һәм инглиз телләрендә khakov2019@yandex.ru почтасына кабул ителә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-xakov-ukulary-2026-botenrossiya-yas-galimnar-konferenciyase-uzacak-5930612


Арча хәбәрләре

Нет комментариев