Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Өч Байтуган

    “Әлифба” музее җитәкчесе язмасы

     Нурания һәм Фәргать Абзаловлар, Мәзгуть һәм Гөлфия Ибятовлар  Байтуганның дәрәҗәле кешеләре. Аларны хөрмәт итәләр, сүзләренә колак салалар, алар белән исәпләшәләр. Нәрсә эшләгән соң алар? Алар музей булдыручылар.

                                                      Зур галимне эзләп

            Арчага “Әлифба” музеен ачу тантанасына чакыру ала Нурания ханым.  1999 ел  була. Бик теләп, ашкынып Арчага килә ул. Әлифба язган авылдашы турында әнисеннән берничә тапкыр ишеткән була. Бер өлкән яшьтәге  бабайдан да ишеткән була: “Мәчет янындагы нигездә асрамада үскән бер егет Казанга китеп зур галим  булган”, - дип әйткән булган аксакал бабай.

                           “Әлифба укымаган,ә үзе әлифба авторын эзли”

          Нурания ханым “Әлифба” авторын күрү бәхетенә ирешә. Үзенең Байтуган авылыннан икәнен әйтә. Сәләй шунда искиткеч булып үзгәрә, бик кадерле сүз ишеткәндәй, күзләре ялтырап китә. Ул күзләрдә сагыш-сагыну да, кинәттән ишетелгән сүздән аптырау галәмәте дә була. “Алтын тау” үз урынындамы, “Кылыч тау” тәбәнәкләнмәдеме, “Песи тыкрыгы” әле дә бармы?”, - дигән сораулар яудыра башлый. Шуннан бераз җитдиләнеп: “Син нинди әлифба укыдың?”, - дип сорый. “Мин әлифба укымадым”, - дип җавап бирә Нурания. “Кызык. Әлифба укымаган, ә үзе  әлифба авторын эзләп килгән” дип шаккатыра.

                                           Беренче һәм соңгы күрешү

          Байтуганга китәргә җыенганда, Сәләй Гататович белән саубуллашу минутларын мәңге хәтерендә саклый Нурания. Беренче һәм соңгы тапкыр күрүе булган икән аның данлы авылдашын. “Кал, бүген китмә, кунагым бул, сөйләшәсе сүзләр бик күп” дип үтенә туксан бер яшен тутырган Әлмәндәрнең яшьтәше.  Нураниянең үз гомерендә иң үкенечле вакыйгасы шул делегация составыннан аерылмыйча китеп баруы. Машина кузгалган минутта Сәләй абый йөгереп диярлек Нурания утырган якка чыга һәм машинаның ишеген ачып: “Минем өем ни хәлдә? дип сорый.

                                                    Егерме җиденче хат

          Байтуган үзенең данлы улы турында белми. Нурания берничә мәкалә язып бастыра. Аларны кем укый, кем укымый.  “Минем өем ни хәлдә?” дигән сорау гел тынычлык бирми аның йөрәгенә. Галимнең нигезендә музей оештырырга дигән уй килә. Фәкать шулай аны танытып булыр. Төрле инстанцияләргә 27 хат яза Нурания. Алар барысыда саклана, күбесенә җавап та ала алмый. Ә бер хатка җавап бик тиз ирешә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан була ул. Миллион ярым акча музей йортын төзүдә бик саллы өлеш була.

                                                     Музейга биш ел!

          Өе бик яхшы хәлдә булмый шул. Искегә тисәң, исең китәр диләрме әле? Йортны тулысынча сүтәргә туры килә. Нәкъ шул нигездә агач бурадан йорт җиткерелә. Мәчет янындагы мәйданны бизәп торучы музей-йорт менә инде хәзер биш ел Байтуганның иң гүзәл урыны. Музейда балалар булалар, өйләнешүче парлар фатиха алалар, Россиянең төрле өлкәләреннән кунаклар агыла.

    Реклама

                                                       Кече Татарстан

          Байтуган авылы өч өлештән тора: Татар Байтуганы, Рус Байтуганы, Чуваш Байтуганы. Революциягә кадәр бу авылларда милли состав үзгәрешсез булган. Катнаш никахлар да булмаган. Хәзер Рус Байтуганында руслар аз, Чуваш Байтуганында чуашлар аз. Бушаган урыннарга татарлар күчеп утыра барганнар һәм өч Байтуганда да татарлар күпчелекне тәшкил итә. Гомумән, Камышлы районында 80% халык татарлар. Бу җирне икенче төрле Кече Татарстан дип атап йөртәләр. Авыл нигездә бер урам булып 4 километрга сузылган. Бер якта таулар, икенче якта Сок елгасы ага һәм Самара шәһәре янында Иделгә коя. Шушы борынгы һәм гүзәл авылда 1908 елда Әлифбаның атасы Сәләй Гататович Вагыйзов туа.

                                                       Драманың башы

          Алты айлык вакытта, башка кеше белән бутап, әтисен базарда кыйнап үтерәләр. Әнисе Гайниҗамал баласын алып кайнана йортыннан китмәкче була. Ләкин Шәмсехәят әби шәригать буенча бала ата ягында калырга тиеш дип баланы бирми. Гайниҗамал үзе генә китәргә мәҗбүр була. Олы яшьтәге Шәмсехәят әби бала тәрбияләр хәлдә булмый инде.Ул аны авылдагы баласыз гаиләгә бирә. Шулай итеп, Сөләйман Хәлиуллин яңа гаиләдә Сәләй Вагыйзов булып китә. Метрикада шулай яздыралар.

          Сәләй Вагыйзовның истәлекләрендә мондый юллар бар. “Мин кыш көне чана шуганымны хәтерлим. Бер апа мине күтәреп алды да күкрәгенә кысты, куеныннан тәмле әйберләр алып минем кесәмә салды. Көн саен булмаса да, атнага ике тапкыр ул килә иде, һәм мин аны чамалап чыга идем. Ул минем әнием булган”.

                                                           Хуш, Байтуган!

          Гататдин хәлле крестьян була. Бу гаиләдә Сәләй җил-яңгырлардан ышыкланып үсә, ныгый. 13 яшькә җиткәндә Гататдин абзый үлеп китә. Яңа әнисе Гайшә аны тәрбия кыла. Байтуганда башлангыч белем, Камышлыда җидееллык мәктәп тәмамлый, Богырыслан педагогия техникумында укый, Оренбург пединститутының беренче курсында белем алганнан соң Казан педагогия институтының икенче курсына күчә.

          Хуш туган авыл, сау булыгыз мәгърур таулар, суларында колачлап йөзгән Сок елгасы! Хәзер синең улың елга бер тапкыр кунакка гына кайтыр. Тиздән сугыш чыгасын, әсирлек һәм ун ел Сталин төрмәләрен күз алдына да китерми әле Байтуганның лаеклы улы. Киләчәктә татар мәгарифенең бренды булачак Әлифба язасын да белми. 21 елдан соң гына күрәчәк әле ул яңадан туган авылын. Картайган әнисе Гайшәне Арчага алып китәчәк һәм үз тәрбиясендә тотып бакыйлыкка озатачак.

                                                                                             Дамир Таҗиев,

                                                                                             “Әлифба” музее җитәкчесе

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: