1 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Путин озакламый коронавирустан даруларның сатуга чыгачагын әйткән
Россия Президенты Владимир Путин тиздән COVID-19 инфекциясеннән даруларның сатуда пәйда булу ихтималын белдергән. Бу хакта ул Сочида хәрбиләр киңәшмәсендә илдә коронавируска бәйле вазгыятьне аңлатканда әйткән, дип хәбәр итә ТАСС ("Ватаным Татарстан").
-
Фәридә Әхмәтшина: "Алсуга шалтыраттым да, рәхәтләнеп елаштык"
Фәридә-Алсу” дуэтының оешуына - 25, ә кызларның танышуына 30 ел тулды. Бу уңайдан эстраданың популяр дуэты Казанда юбилей концертын гөрләтте ("Шәһри Казан").
-
Татарстанда 2022 елның 1 гыйнварыннан кайбер түләүләр һәм пособиеләр билгеләү туктатыла
Бу министрлыкның бериш вәкаләтләре Россия Пенсия фонды Татарстандагы бүлегенә күчүгә бәйле ("Ватаным Татарстан",Казан).
-
Хастаханәләр тулды, табиблар алҗыды, урыннар җитми...
Коронавирусның яңа дулкыны кайчан башланды соң? Казан хастаханәләрендә хәлләр ничек? Авыручылар күпме? “Снег” журналисты Казан хастаханәләренең берсендә эшләүче табибның сүзләрен язып алган. Аноним шартларда ("Шәһри Казан").
-
Гаиләләрнең күпчелеге ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлтә
Моннан 14 ел элек кебекүк,ана (гаилә) капиталына сертификат алучыларның сертификат акчасын торак шартларын яхшыртуына юнәлдерүе иң популяр юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Ярминкәгә рәхим итегез!
7 сәгатьтә башлана.
-
Пенсионерлар өчен тагын бер сөенче
Пенсионерлар бер тапкыр түләнә торган 12 мең сум акча алачак. (Шәһри Казан)
-
Рөстәм Миңнеханов җанисәптә катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җанисәптә катнашкан. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте. (Ватаным Татарстан)
-
Үсмерләр ничек көрәште?
Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексы залында 2006-2007 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча ярышлар булып узды.
-
Яхшы аталар
Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) әле кайчан гына (30 сентябрь) Арча стадионында көзге кросс оештырган иде. Инде тагын ярышка җыелдылар.
-
Бадминтон буенча ярышлар узды
2021 елның 29 октябрендә Арча укучылар Сараенда бадминтон буенча ачык район ярышлары булып узды.
-
Салым хезмәтләрен өйдән чыкмыйча алырга була
Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе салым хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланырга киңәш итә.
-
Өч Байтуган
“Әлифба” музее җитәкчесе язмасы
-
"Башка авыруың булмаса, баш катырып йөрмә!”
Кешене хезмәт дәвалый
-
«Авырып карамыйча, никадәр куркыныч икәнен аңлап булмый»
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казан хастаханәләренең «кызыл зоналары»ннан репортажларны күп тапкыр язды, бу юлы без районга барып, андагы хәлләрне белешергә булдык — бүлекләр тулы, кислород көн саен тонналап китә. Эвелина Киселева Буа үзәк район хастаханәсенең Covid-госпитале пациентлары белән сөйләште ("Интертат", Казан, Эвелина Киселева).