erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәридә Әхмәтшина: "Алсуга шалтыраттым да, рәхәтләнеп елаштык"

Фәридә-Алсу” дуэтының оешуына - 25, ә кызларның танышуына 30 ел тулды. Бу уңайдан эстраданың популяр дуэты Казанда юбилей концертын гөрләтте ("Шәһри Казан").

 

"Бу көнне бик көттек, концертның һәр деталенә кадәр ныклап уйладык. Барысын да җиренә җиткереп башкарырга теләдек. Хит җырларыбызны җырлаудан тыш, башка образларда да чыктык. “Зәңгәр шәл”, “Золушка” проектларыннан күренешләр күрсәттек. Биедек тә, җырладык та. 25 елдан соң, яңа сулышыбыз ачылды диясем килә. Алсу белән бер-беребезне бик яхшы тоябыз. Иҗат юлыннан бергә кулга-кул тотынып бару – зур бәхет ул. Концерттан соң икенче көнне уянуга, Алсуга шалтыраттым. Елашып, көлешеп рәхәтләнеп хис-кичерешләр белән уртаклаштык. Барысы да без көткәннән дә яхшырак булды. Эш урыныбыз - Казан шәһәр филармониясенә, хезмәттәшләребезгә, “Кызлар Пати” төркеменә бик зур рәхмәт. Дөньялар тыныч, имин булсын иде”, - дип сөйләде безгә Фәридә Әхмәтшина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/frid-khmtshina-alsuga-shaltyrattym-da-rkhtlnep-elashtyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X