erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яхшы аталар

Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) әле кайчан гына (30 сентябрь) Арча стадионында көзге кросс оештырган иде. Инде тагын ярышка җыелдылар.

Арчаның 5нче гимназиясе базасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында дартс һәм мылтыктан ату буенча ярышлар булды. Ярышларда 45 башлангыч профсоюз оешмасыннан барысы 146 укытучы, тәрбияче, техник хезмәткәрләр катнашты.

Дартс уенында (дротикларны стенага беркетелгән түгәрәк мишеньга ыргыталар) һәм мылтыктан ату ярышында игътибар, төгәллек, җитезлек сорала. Апаз мәктәбе хатын-кызлары дартс һәм атудан да беренче урын алып шаккатырдылар. Атудан беренче урынны алган рус теле укытучысы Альбина Гарипова: “Ату ярышында икенче тапкыр катнашуым, – дип сөйләде. – Ярышка алдан әзерләнеп бардык. Яхшы ату өчен күзләр яхшы күрергә тиеш. Каушамаска, селкенмәскә, озак төбәп тормаска, тәвәккәллек – шулай булганда гына уңышка ирешеп була. Рәхмәт, безнең профсоюз оешмасы җиңүчеләрне бүләксез калдырмый. Теннис һәм волейбол ярышларында да уйныйм”. Шушы ук Апаз мәктәбеннән Резидә Ибраһимова: “Дүртенче ел дартс ярышында катнашам, – дип сөйләде. – Бу уенны яратам. Буш вакыт булганда өйдә дә уйнап алам. Мәктәптә дә дартс уйнау өчен мөмкинлек бар. Ярышка әзерләнеп барырга кирәк”.

Кушлавыч мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Алмаз Минһаҗев винтовкадан ату буенча быел да беренче урынны алды. Икенче ел рәттән. “Мәктәптә укыган вакыттан таныш безгә мылтыктан ату, – дип сөйләде ул. –Арчаның педагогика көллиятендә укыганда да әзерлек булды. Хәзер 38 яшь. Яхшы ату өчен күзләрнең яхшы күрүе, кулларның калтырамавы кирәк инде. Мишеньга озак төбәп тору да файдага түгел. Алдан әзерләнү дә кирәк”.

Курса разъезды мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеменнән укытучы Ришат Сәлимҗанов белән сөйләшәбез. Ул ир-атлар арасында дартс ярышында беренче урынны алды. “Дартс ул җитди уен, – дип сөйләде Ришат. – Аңа махсус әзерлек кирәк. Куллар көчле булырга тиеш. Кулларны, гәүдәне физик яктан ныгытырга, махсус шөгыльләнергә. Безнең ишегалдында дартс белән шөгыльләнергә шартлар бар. Кызыклы уен. Яратып уйныйм. Башкаларга да киңәш итәм”. Курса разъезды мәктәбе командасының шатлыгы зур. Алар дартс уены буенча беренче урынны алды. 2нче урында – Хәсәншәех мәктәбе, 3нче – Яңа Кенәр мәктәбе командасы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә мылтыктан ату буенча беренчелек Наласа мәктәбендә. 2нче – Апаз мәктәбе, 3нче – Яңа Кенәр мәктәбе.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов ярышларны оештырырга, алып барырга булышкан Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Булат Гәрәевка,  Арчаның 5нче гимназиясеннән Ильяс Абдрахмановка, Наил  Гыймадиевка, Шушмабаш мәктәбеннән Фоат Сәмигуллинга, Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Гүзәл Исмәгыйлевага, Апаз мәктәбеннән Марат Фаязовка профсоюз оешмасы советы исеменнән бик зур рәхмәт әйтә. “Ярышларда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре актив катнашты, – дип ассызык-лап үтте ул. – Кызганыч, Казанбаш, Сикертән, Сеҗе һәм Ташичү мәктәпләре башлангыч профсоюз оешмалары ярышта катнашудан баш тартты. Киләсе ярышларда актив катнашырлар, дигән өметтә калабыз”.

Менә шулай, хәрәкәттә – бәрәкәт. Профсоюзлар гел хәрәкәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X