erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Башка авыруың булмаса, баш катырып йөрмә!”

Кешене хезмәт дәвалый

Бу сүзләрне миңа Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров әйтеп яздырды.

Шул яшеңә җитеп шуны да белмисеңмени, дип әйтергә ашыкмагыз. Сөйләнеп йөрү бер нәрсә, ә менә Рәис үз башыннан кичкәннәрне мисаллар белән сөйли.

– Бервакыт минем уң аякның үкчәсендә үсенте (шпора) барлыкка килде, – ди ул. – Бик яман нәрсә икән ул. Аякның очына гына басып йөрим. Көтүгә чыкканда да кешегә белдермәскә тырышам. Таныш-белешләрдән киңәш сорыйм.

Өйрәтүчеләр бар үзе. Берәү әйтә кәбестә яфрагына бал сыла, ди. Сылый-сылый өч литр бал бетердем, тик файдасы юк. Икенче берәү марганцовкалы суга тыгып утыр, ди. Үкчәнең тиресе кубып бетте, әмма шпора үз урынында. Бик әшәке авыру, үзәккә үтә. Казандагы таныш зур табибка бардым. "Башка авыруың булмаса, баш катырып йөрмә!” – диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беркөнне әби галошы кидем дә, бакчага бәрәңге казырга чыктым. “Сөяк чыкканмы? Хәзер кертәм мин сине!” – дип казырга тотындым. Нәкъ шул авырткан турысы белән казыйм. Башта күзләрдән яшь чыкты, әмма түздем. Кич йокларга ятар алдыннан аякларны юам да, 1 литр суга 6 аш кашыгы уксус салам. Җылымса суга аякны тыгып утырам. 10 көн чамасы казыдым бәрәңгене, кичке дәваны дәвам иттем. Алланың рәхмәте, теге авыру бетеп китте бит! Шпораның кая киткәнен дә белми калдым, хәзер кайсы аяк авыртканын белмим дә инде.

Шушы темага сүз чыккач тагын бер танышым шпораны ничек дәвалаганын сөйләде: “Миңа да таныш авыру бу. Кемдер киңәш итте бугай, бер аш кашыгы бал, бер аш кашыгы тоз салып, шуларга 20 тамчы йод кушып болгатасың. Әйбәт капкачлы (йод очмасын өчен) савытка саласың. Менә шул катнашманы шпоралы урынга сөртәсең. Берничә көннән соң авыруның эзе дә калмады”.

Кеше әйткәннәрне тыңлагыз да, табиб белән киңәшегез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X