Дөнья бетү турында сүз әледән-әле чыгып тора. Дини гыйлемнәре зәгыйфьрәк кешеләр, бу сүзләргә ышанып, бер ара кибеттән шәм белән шырпылар алып кайтып куйды, банктан күпләп кредитлар алды. Майя индеецлары алып барган календарьга карап ахырзаман җитәчәк дигән көннәр шуның белән тыныч кына үтеп китте. Коръәндә куркыныч итеп сурәтләнгән Кыямәт көнендә булачак хәлләр күренмәде. Ахырзаманның кайчан җитәчәге билгеле булмаса да, галимнәр аның галәмәтләренә ишарә ясый. Алар нинди билгеләр һәм бу көн турында без нәрсә белеп торырга тиеш? Мәхшәр мәйданында адәм баласын нәрсә көтәчәк? Әлеге сораулар белән без Иске таш мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт ЮНЫСка мөрәҗәгать иттек.