erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүнең гөнаһы күпме? — Нурулла хәзрәт белән әңгәмә

Шәригать буенча финанс пирамидаларында катнашырга, челтәрле бизнеста эшләргә ярыймы? Ни өчен челтәрле бизнеста сатыла торган товарны алмау хәерлерәк? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шул турыда сөйләштек. (Гадел Әхмәтҗанов, Интертат)

Интернетта сатып ятучылар артты бу арада. Сизәсезме? Сүз интернеттагы кибетләр турында түгел, ә теге җыен БАДлар, нервы чыгып, җен сыман котырганда, бер йотып куя торган «тылсымлы» порошоклар турында бара. Ул челтәрле бизнеста нинди генә дарулар юк бит хәзер: эчең киткәндә эчә торганы да, коронавирустан «дәвалый» торганы да, табиблардан өстен чыгып, рактан «терелтә» торганы да… Ә халык шуңа ышана… Ышанмый ни… Артистлар тәкъдим итеп ята бит шушы нәрсәләрне. Аласың инде, ник алмаска? Яраткан җырчың мактый бит. Сатып алулары — бер, әле кайберләре үзләре пешеп бетмәгән бизнесменга әйләнә.

«Интертат»ның инстаграмында бу хакта сораштыру үткәргән идек. Шул сораштыру астында йөзләгән комментарий җыелды. Ышанмаучылар да бар икән. Иң кызыкларын монда да язып үтәм әле.

«Ул сатучыларның берсендә дә табиб белеме юк. Алар тегене-моны дәвалаганны кайдан белә? Алар — безнең кебек гади кешеләр. Чын табиблар шикелле реклама ясап утыралар. Алар түгел, табиблар да бөтенесен белми», — дигән бер укучыбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Дәвамы: https://intertat.tatar/news/religion/09-09-2021/chelt-rle-biznes-bel-n-sh-gyll-n-ne-g-na-y-k-pme-nurulla-h-zr-t-bel-n-g-m-5836749

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре дин

2
X