erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектында 405 предприятие катнаша

Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына кушылган предприятиеләр җитештерү күрсәткечләрен яхшырта.

Проектта катнашучыларның уртача хезмәт җитештерүчәнлеге 35 процентка арткан, ә гомуми икътисади нәтиҗә 20 миллион сум тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген әлеге инициативада республиканың 405 предприятиесе катнаша. 2030 елга кадәр проектка тагын 157 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла.

Проектның төп үзенчәлеге — Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре тарафыннан күрсәтелә торган адреслы ярдәм. Экспертлар предприятие хезмәткәрләренә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү алымнарын өйрәтәләр, ә компаниянең эшче төркеме белән берлектә җитештерү барышындагы югалтуларны ачыклыйлар. Аннары сакчыл җитештерү технологияләре ярдәмендә аларны киметү буенча эш алып барыла. Бу процесс предприятие эшчәнлеген туктатмыйча, көндәлек эш белән беррәттән башкарыла.


Нет комментариев