erid:2VtzquqpS7d
Арчада бишенче тапкыр «Арча-Уен» яшьләр уены узды
Арча яңалыклары

Арчада бишенче тапкыр «Арча-Уен» яшьләр уены узды

Арча районында узган ачык спорт-сәламәтләндерү уенында Арча һәм Саба районнарыннан 27 команда, барлыгы 108 кеше катнашты.

«Арча-Уен» яшьләр спорт-сәламәтләндерү уены районда инде матур традициягә әйләнде. Быел ул бишенче тапкыр оештырылды. Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар һәм яшьләр катнашты.

“Башка еллардан аермалы буларак, без быел яшь чикләүләре куймадык. 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала иде. Шулай ук Саба районыннан команда килгән иде. Яшьләрнең кызыксынуы күренә. Быел командалар саны күбрәк иде”, – диде Арча Укучылар Сарае директор урынбасары Агөл Галәветдинова.

Нәтиҗәдә гомуми яшьләре 56–72 ел тәшкил иткән командалар арасында беренче урынны «Чаңгычылар» командасы яулады. Икенче урында  Укучылар сарае командасы, өченче урында – Арчаның беренче мәктәбе командасы.

Гомуми яшьләре 73 яшьтән арткан командалар арасында район җыелма командасы җиңүче булды. Арча үзәк район хастаханәсе командасы икенче урынны алды, Арча педагогика көллиятенең «Бөркетләр» командасы өченче урынга чыкты.


Нет комментариев