erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

175 гимназиядәге җинаять эшен тикшерүчеләргә һөҗүм әзерләүчене тотканнар

Казандагы 175 нче гимназиядә атыш турында җинаять эшен тикшерүче хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һөҗүм итәргә әзерләнгән егетне тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагы хәбәр иткән. (Ватаным Татарстан)

Мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, 20 яшьлек егет Татарстан башкаласына Якутиядән килгән. Ул май аенда атыш булган 175 нче номерлы гимназия янында яшәгән. Ул тәрәзәсеннән гимназиянең ишекләре күренеп торган фатирны арендалап торган.

Мәктәптәге фаҗигадән соң, егет тикшерүчеләрне күзәтә башлый. Аларга һөҗүм әзерли, хәтта корал сатып алу өчен кредит та ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Егетне тоткарлыйлар һәм психолого-психиатрия экспертизасына җибәрәләр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, суд егетне Казандагы психиатрия хастаханәсенә дәвалауга урнаштыра.

Искәртәбез, 11 майда Казанның 175 нче гимназиясендә Илназ Галәвиев атыш оештырды, фаҗигадә 9 кеше һәлак булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X