23 ноябрь 2021 яңалыклары
-
“Совет стажы”на ия булучыларның пенсиясен арттырырга җыеналар
Пенсия билгеләгәндә, 1991 елга кадәр эшләгән өчен өстәмә исәпләнелә ("Ватаным Татарстан").
-
Тагын унбер үлем очрагы теркәлгән
Республикада 2021 елның 23 ноябренә SARS-CoV-2 коронавирусы корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 1196га җиткән.
-
175 гимназиядәге җинаять эшен тикшерүчеләргә һөҗүм әзерләүчене тотканнар
Казандагы 175 нче гимназиядә атыш турында җинаять эшен тикшерүче хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һөҗүм итәргә әзерләнгән егетне тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагы хәбәр иткән. (Ватаным Татарстан)
-
Ул дус кына булган, ә мин аны сөйгәнем дип санаганмын...
Бик озак йөрдек һәм бик тәртипле йөрдек без аның белән. Аның әти-әнисе дә бездән кайчан өйләнешәсез дип сораштыра ук башлады. Минекеләр дә егетемне тикшерә. Безнең һаман шулай озак очрашуыбызга туганнарыбыз да аптырап бетте ("Шәһри Казан").
-
«Салават күпере» журналы нәни дусларына өр-яңа бүләк әзерләде!
Зур, матур, мавыктыргыч татарча буягыч! Ул, һичшиксез, һәр баланың күңеленә хуш килер!
-
QR-код күрсәтергә теләмәгән пассажир аркасында бер сәгатькә трамвайлар туктаган
Казан транспорт комитеты тарафыннан расланган табыш нигезендә, тоткарланудан килгән зыян 6407 сум тәшкил иткән.
-
ПЦР-тест һәрвакытта да төгәл нәтиҗә бирми
Вирусолог Нетесов COVID-19дан тулысынча савыгу билгеләрен атады
-
Кенәрдә традицион волейбол ярышлары узды
21 нче ноябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалында яшьләр һәм өлкәннәр арасында волейбол ярышы булды.
-
Ярату барыбер килә икән ул
Мин икенче тапкыр кияүгә иремне яратып чыкмадым. Дөресрәге, күңелемдә ярату бар иде, тик аңа түгел, беренче иремә карата иде ул ("Сөембикә").
-
«Үз малаем булса да күрә алмыйм. Долясы булмаса, бүген үк куып чыгарыр идем...»
Хөрмәтле редакция, бу хатымны гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен язам. (Шәһри Казан)
-
Мулла булдыңмы әллә?
Холкыбыз шундый: кешедән калышмаска тырышабыз. Күпчелек кеше эшләгәнгә, тормышта күпчелек тарафыннан гадәти нәрсә итеп кабул ителгәнгә иярәбез ("Шәһри Казан").
-
Илгиз Шәйхразиев: «Хатыным белән тыныч кына аерылыштык, үзебез дә шаккаттык»
Автор башкаручы Илгиз Шәйхразиев Чаллы татар драма театрында шәхси концертын куйды. Концерт алдыннан җырчы белән әңгәмә корып алдык ("Интертат",Казан, Гөлназ Хәбибуллин).